ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

12 һәм 13 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләргә багышланган район конкурсының сайлап алу турлары үтте.

09.11.2018 Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Купка мәдәният йортында булдылар.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Булат Гатиятуллин, Булат Каюмов, Данил Белов составындагы «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урынны яулады. Булат Гатиятуллин парлы разрядта һәм шәхси зачетта призлы 3 урынны алды.

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренең Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Саба, Мамадыш Кукмара, Теләче районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Галимуллина Р. Р.  хезмэткэрлэре өчен укулар уздырылды.

08 ноябрьдә, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре белән берлектә Кукмара районы «Наз» (Ласка) социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасында йөрүче пенсионерлар белән «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп моментларын һәм Товарларның аерым төрләрен сәүдә кагыйдәләрен кыскача аңлату белән очрашу оештырылды һәм үткәрелде. Әлеге чара барышында шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләренең реаль мисаллары һәм суд практикасы турында да фикер алыштылар.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Халыклар бердәмлеге көне кысаларында" тау чаңгысы спорты бүлекчәсе тренер-укытучысы Ибәтова Диләрә Мансур кызы « Мин - Чемпион! " дигән рәсем конкурсы оештырды. Анда 20 бала катнашты.

Конкурста җиңүчеләр:

3 урын – Дәүләтҗанов Илфат

2 урын – Рудаков Артемий

1 урын – Фәхретдинов Сөләйман.

Балаларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез

2018 елның 11 ноябрендә Р. Мөхәммәтшин исемендәге стадионда тау чаңгысы спорты бүлекчәсе тренер – укытучысы Ибәтова Д. М. укучылары һәм аларның этилэре арасында “ Мин эти белән ярышам!!!”эстафетасы уздырды. Ярышларда 20 гаилә катнашты.

Гади эстафеталарга карамастан, ата-аналарга баласына бу ярышларда җиңәргә ярдәм итү өчен күп көч куярга туры килде. Диләрә Мансуровна: “Барлык ата-аналарга да кечкенә эшебездә катнашканнары, балаларга тотылган вакытыгыз өчен зур рәхмәт!" Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Җиңүчеләр:

1 урын – Шакиров Аяз, әтисе Фәнис Илгиз улы,

2 урын – Павлова Мәрьям, әтисе-Альберт Григорьевич

3 урын – Павлова Хаджар, әтисе-Альберт Григорьевич.

2018 елның 18 ноябрендә 2006 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак. Кукмара шәһәреннән “ Ягуар” һәм Апастан “Титан” командалары катнашачак.

Башлана: 13.00

2018 елның 11 ноябрендә 2008 елгы балалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Кукмарадан «Олимп» һәм Кама Аланыннан«Олимпия» командалары арасындагы уен “Олимп “файдасына 5: 4 исәбе белән тәмәмланды.

Очрашуда Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызның туганнарына хәбәр итү кәгазьләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International