2018 елның 11 ноябрендә 2008 елда Яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.р.
Кукмара ш. «Олимп» - К. Аланы п. «Олимпия».
Башлана: 13.15
2018 елның 5 ноябрендә 2007 елгы балалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды, Кукмараның “Легион” һәм Казанның “Ак бүре” командалары арасындагы уен “Ак Бүре” файдасына 2:5 исәбе белән тәмәмланды.
05.11.2018 Кукмара район мәдәният йортында яшьләр һәм студентлар фестивале булып узды.
Купка авылы китапханәчесе балаларны тегү серләренә төшендерде.Гади генә яулык чите бөгәргә өйрәнү балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч эшкә әйләнде.
04.11.2018 Кукмара район мәдәният йортында Бердәмлек көненә багышлап "Дом родной - Республика моя!" дип исемләнгән концерт программасы булып узды.
Манзарас авылы китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Алтын көз” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар көз турында шигырләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар әйттеләр һәм “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр.
Ваҗашур авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге мәктәп укучылары белән «Терроризм и экстремизм-угроза обществу» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә презентация карадылар. Чара барышында китапханәче яшьләргә экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, чит - ят кешеләр белән аралашмаска, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды.
Чура авылы китапханәчесе 9-10 сыйныф укучылары белән “Яшь хокук белгече” исемле тәрбия сәгате үткәрде.Укучыларга тәрбия сәгатендә закон, хокук һәм бурыч терминнары аңлатылды, бала хокукын яклаучы халыакара документ (Конвенция) белән таныштырылды. Китапханәдә “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”исемле тематик күргәзмә төзелде һәм укучыларга таныштырылды.
2006-2007 елгы кызлар командасы җиңүче , 2005 елгы кызлар командасы-көмеш призер булды.
2 ноябрь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, " Ровесник» клубы әгъзалары өчен «Славные сыны Российской державы»дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Чара Россиянең Халык бердәмлеге көненә багышланган.