ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Ачылу тантанасында турнирны оештыручы Рафаэль Зөфәр улы Вәлиуллин-Шамил Кәрим улының бертуганы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

20 ноябрьдә 8.00-9.00 Кукмара Башкарма комитеты бинасында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15 йорт) 102 бүлмәдә кабул итү оештырыла.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Тамашачылар авыл халкы үстергән кабактан пешерелгән тәмле ботка белән сыйланды

Кәркәүчтә “Тәмле булсын чәегез” дигән бәйрәм оештырылды

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында 2018 елның 1 ноябрендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге II Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды .

«Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне»

Кукмара районы «Тылсым " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды. Совет составы безнең районның җаваплы, җитәкче затларыннан, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, оешманы гамәлгә куючы вәкилләреннән, Башкарма комитет һәм бизнес вәкилләреннән тора.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

 1 ноябрьдә балалар китапханәсендә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Әйтегез миңа яхшы сүз” дип исемләнгән яхшылык дәресе узды. Китапханәче Закирова Фирдания  презентация ярдәмендә балаларны “әдәплелек” һәм “игелеклелек” дигән төшенчәләр белән таныштырды, әйләнә-тирәдәгеләргә карата игелекле булырга тиешлекне аңлатты. Нинди сүзләргә “тылсымлы сүзләр” дибез? Матур сүзләр ишеткәч ни өчен күңелгә җылы була? Әдәпле булу сере нидә? Әлеге сорауларга балалар җавап эзләде.

Шулай ук яхшылык турында притча, клип күрсәтелде, әдәплелек турында язылган китапларга күзәтү ясалды, мультфильм күрсәтелде.

1 нче ноябрь көнне балаларның көзге каникуларын файдалы үткәрү максатыннан, Лельвиж авылы укучылары әниләре белән китапханәдә экскурсиядә булдылар. Балалар китапхәнә кагыйдәләре яна китап җурналлар, рәсем күргәзмәләре белән таныштылар.

1 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә, 3д форматта мультфильм карар өчен, Лельвиж авылының башлангыч сыйныф укучылары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International