21 июль көнне Байлангар авылында матур традицияга әверелгән Хазиәхмәтов Илдус Нуриәхмәт улы истәлегенә багышланган көрәш бәйрәме узды.
Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында, районыбызның библиотека җитәкчесе Гарипова Лилия Дамировна. Сәламәтлекне саклау турында чыгыш ясады.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе, төрле яшьтәге балалар белән“Дару үләннәре жыю”дип исемләнгән табигатькә сәяхәт үткәрде. Китапханәче балаларга басуда үскән дару үләннәрен ничек файдаланырга, кайчан җыярга кирәклелеге хакында аңлатып үтте. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат һәркемдә зур кызыксыну уятты.
Монда атынгыч, турник, таулар, хәтта спорт тренажерлары да бар.
Су булмау техник чаралар белән бәйле
2018нче елның 9 июлендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен Кукмара муниципаль районы имам хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән очрашу оештырылды.
Ядегәр авылы китапханәчесе балалар белән табигать кочагында дару үләннәренең үзенчәлекләре аларның сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә әһәмияте, аларның үсү һәм яшәү тарихы белән таныштыру максатыннан табигать кочагында сәяхәттә булып кайттылар.Бу көн балалар өчен кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы да үтте.
Мәмәшир авылы китапханәчесе “Нур” клубына йөрүче өлкәннәр белән тарихи-истәлекләргә бай булган күрше Мәчкәрә авылына сәяхәт кылдылар. Бергәләп истәлекле урыннарны карап “Кукмара” исемле китап белән танышып, “Мәчкәрә” авылы турында күп мәгълумат тупладылар.
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, кече яшьтәге балалар өчен “Ямьле җәй” дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы оештырылды. Балалар җәй турында рәсемнәр ясадылар, җәйгә хас узенчәлекләр белән таныштылар.
Түбән Чура авылында керәшеннәрнең “Питрау-2018” бәйрәме үткәрелә.