Республика мәктәп урманчылыкларының II слеты 29 июльдән 31енә кадәр дәвам итте
2018нче елның 27 июлендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль - тернәкләнү бүлегендә ял итүче егерме өч өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен дәвалау физкультурасы инструкторы Ольга Михайлова «Кызыклы старт» чарасы оештырды.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе Австралиядән кайткан якташыбыз – язучы һәм рәссам София Вәлиефф белән очрашу кичәсендә катнашты. Ул үзенең «Әнием» һәм« Милли бизәкләр белән» дип исемләнгән китабын тәкъдим итте.
Пычак авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балаларның ялын күңелле итеп үткәрү максатыннан «С книгой на природу» дип исемләнгән экологик пикник үткәрде.Чарада китапханәче балаларны Б. Җитковның, М.Пришвинның, К.Паустовскийның, В.Бианкиның, Н.Сладковскийның табигать темасына иҗат иткән әсәрләре белән таныштырды. Балалар өчен төрле мавыктыргыч «Какие листья и плоды и на каком дереве они растут?», «Угадай загадку», уен-конкурслар оештырды.
Ураллыларның тугыз берәмлек ашлык суктыру комбайннары бар. Басу-кырлардан игеннәрне ташып тору өчен җиде КамАЗ машинасы, аларга өстәмә алты трактор да билгеләгәннәр
Чишмәбаш авылы китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәбияләнүче балалар белән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Чара барышында балалар Кукмара районында туып үскән якташ язучыларыбызның тормыш юлы, аларның әсәрләре белән якынрак таныштылар.
Күмәк уеннар, җыр-биюләр мәйданны гөр китерде, кунакларны уртага җыйды
Вахитов исемендәге хуҗалыкта комбайннар парады үткәрелде.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Лев Толстойның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган әдәби сәяхәт уздырды.Чарада балалар язучының семьясы турындагы фотоларны зур кызыксыну белән карадылар. Аның әсәрләренә нигезләнеп төзелгән төрле мәкаль конкурс сорауларына да төгәл җавапларын бирделәр.
Инде күп еллар, бөтен дөньяда 20 июльдә - Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Борынгы уен хәтерне яхшырта, фикерләү сәләтен арттыра һәм башка сыйфатларга ия. 20 июльдә - Халыкара шахмат көне уңаеннан Түбән Арбаш ,Чишмәбаш авылы китапханәчеләре “Шахмат уйный беләсенме?” дип исемләнгән, яшьләр арасында шахмат ярышы үткәрде. Ярыш бик күңелле утте. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.