ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

        24 апрельдән Татарстанда “Георгий ленталарын” өләшү традицион акциясе башланды.

       2018 елның 3 маенда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Гарәфетдинова Эльмира Кукмара волонтерлары белән берлектә “Георгий лентасы” акциясен оештырды.

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә 2015 нче елдан тоз бүлмәсе эшли башлады.   Ул Татарстан Республикасынын Министрлар кабинеты оештырган конкурста отылган грантка ясалган. Бу грант  инвалидларның җирле оешмасы белән берлектә отылды.

Бөек җиңү көнен билгеләп үтү кысаларында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән  аларга игътибар күрсәтеп очрашулар оештырдылар.

Нырты һәм Төркәш авылы командалары бик матур уен күрсәттеләр

1 Май көнне балалар, өйдән-өйгә кереп, йомырка җыйганнар

Шулай ук яшеллекне саклау, әйләнә-тирәбезне тагын да ямьлерәк итү максатында яр буйларына агачлар утырттылар


1
май, 2018 ел
сишәмбе

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәр Шакирова Чупан Рәхимулла кызы 2018 нче елның  24 нче һәм 26 нче  апрель көннәрендә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Тылсым” да хезмәткәрләр белән Бөтендөнья хезмәтне саклаучылар көненә карата “Хезмәтне саклаучылар көнең барлыкка килү тарихы” темасына чара уздырды.

“Йөрәкләрдә Тукай эзләре,   күңелләрдә Тукай сүзләре”.

Урамда карлар эреп, агачларда бөреләр уянган мәлдә, Манзарас авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр арасында Габдулла  Тукай туган көненә багышлап оештырылган шигырь бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә Манзарас авыл җирлегенә кергән 5 балалар бакчасыннан 30 шигырь сөюче бала  катнашты.  Алар барысыда бәйгегә нык әзерлек белән килгәннәр.  Манзарас икенче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Галиахметов Сәид башкаруында шагыйрьнең “Су анасы” әкияте берәүне дә битараф калдырмагандыр.  Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Измайлова Р.И., балалар белән эшләү бүлеге методисты Ибниева К.К., библиограф Рахимова Ф.Н. бәйгегә нәтиҗә ясап,  Манзарас икенче номерлы балалар бакчасыннан Галиәхмәтов Сәидне абсолют җиңүче итеп билгеләде. Шулай ук  балалар  үз яшьләре арасында1,2,3 урыннарны бүлештеләр, кызыксындыру дипломына һәм бүләккә ия булдылар.  Әлеге чара матур җырларга үрелеп барды.  Балаларыбызда кече яшьтән туган телебезгә-бөек Тукай теленә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә һәм бәйгене оештыручы Манзарас авылы китапханәсе мөдире Сабирова Фирая Рифкат  кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.   Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз, без аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында  китапханәләребездә бай материаллар тупланган. Тукайны күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең җитмеш өченче елын каршы алу алдыннан «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  хезмәткәрләре  тыл хезмәтчәннәрен балалар белән очраштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International