ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 73- еллыгына багышлап Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Каләм белән җиңдем дошманны” исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Чарада фронтовик язучы-шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре турында сөйләнелеп үтелде. Электрон презентация ярдәмендә сугышның нинди куркыныч дәхшәтеле булуын  белдек. Укучылар фронтовик әдипләрнең шигырьләрен сөйләп, әсәрләреннән өзек укыдылар. Кичә җыр- моң белән үрелеп барды.


11
май, 2018 ел
җомга

Җиңү көне –  яшьле күзләр белән каршылый торган бердән – бер зур бәйрәм.

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә Бөек Җиңу көнен бәйрәм итү кысаларында  талантлы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар көче белән “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады – Геройларга мәңгелек  хәтер” девизы астында иҗади күргәзмә оештырылды.

         Кукмара районы «Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре,  егерме тугыз социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Гомер көзе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  чаралар үткәрде.

2018 елның 10 маенда “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  семья  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү отделы хезмәткәре Мифтахова Г.И. “Гаилә көне”нә карата “Әти-әниләр остаханәсе” технологиясе кысасында “Оригами” техникасы буенча  мастер-класс үткәрелде.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    8 май көнне Ядегәр авыл җирлегендә  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантана үткәрелде.


8
май, 2018 ел
сишәмбе
8 май көнне китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен «Батырларны барлар чак» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул сугыш кырларында һаләк булган һәм туган җиребезгә әйләнеп кайткан батыр сугышчыларыбыз, геройларыбыз турында сөйләде. Районыбызның үзешчән җырчысы Әлфинур Юнысова һәм композиторыбыз Илгиз Зарипов үзләренең моңлы җырларын башкардылар.

Алар агачларны агарттылар, корган ботакларын кистеләр


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Анда тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде

Әфган җирендә һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Наил Латыйпов, Тәлгать Әхмәтшин, илгә кайткач вафат булган Марсель Фәезов, Илсур Вәлиевлар яшәгән йорт диварларына истәлек язулары эленде.

Музейда туган төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән түгәрәк өстәл оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International