Сәрдекбаш җирлегендә Сәрдекбаш урта мәктәбенең мәкәпкәчә яшьтәге балалар төркеме көче белән әзерләнгән «Дуслык белән көчле без» исеме астында зур чара узды.
5 март көнне Кукмара үзәк китапханәсенең кинозалында КЦСОН “Тылсым”га йөрүче бәлигъ булмаган балалар өчен китапханәче Гарипова Лилия Дамир кызы «Что такое комсомол? История создания комсомола» исемле тарих сәгате уздырды.
Вахит авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп укучыларын китапханә белән таныштыру максатыннан «Чудесная страна-библиотека» дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Чарада укучылар китап белән дус булу, аны чиста пөхтә итеп тотарга кирәклеге турындагы мәглүмать белән таныштылар, китапханәдәге булган җурналлар, сүзлекләрне бик теләп карадылар. Экскурсия балаларда уңай тәэсир калдырды.
Янил урта мәктәбендә районыбызның танылган спортчысы һәм тренеры Рәфкать Абдуллин кубогы һәм призына чаңгы эстафетасы үткәрелде. Ярышның төп иганәчесе дә Рәфкать ага үзе булды.
Белүебезчә 8 март- әниләр,әбиләр, апайлар, сеңелләр бәйрәме. Шул уңайдан Олыяз авылы китапханәчесе “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әниләренә, әбиләренә буләк- веер ясады.Чараны китапханәче 8 март бәйрәме әңгәмәсе белән башлап җибәрде. Балалар үзләренең әниләре, әбиләре турында сөйләделәр. Эшкә керешер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Балалар тырышып эшләделәр, шуңа күрә бик матур веерлар килеп чыкты.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе укучылар өчен балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың 120 ел тулу уңаеннан ,“Дәрҗия Аппакова –балалар язучысы” дип исемләнгән әдәби- сәгать үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы, һәм иҗаты белән якынрак таныштылар. Дәрҗия Аппакованың “Ике чиләк” исемле әдәби әкияте укылды. Балалар кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр.
Нырты авылы китапханәчесе ата-аналар өчен “Наркомания - замана чире” дип исемләнгән әнгәмә- сөйләшүдә катнашты. Шәфкат туташы Мубаракшина Л. П. наркотик кулланган кешенең үз-үзен ничек тотуы, бигрәк тә кемнәр наркоманиянең коллары була, яшүсмерләрнең бу яман кешеләр белән тиз элемтәгә керүе , сәламәт яшәү рәвеше алып бару хакында сөйләп үтте. Ә Өлге авылы китапханәчесе үзенең укучылары өчен "Наркомания -замана чире" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
2 март көнне Березняк авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән Амбар тавында чаначылар бәйрәме уздырды. Бәйрәм уеннардан, ярышлардан торды. Авылдашларның олысы да, кечесе дә бик теләп катнаштылар. Иң-иң өлгерләренә бүләкләр тапшырылды. Һәммәсе дә кайнар коймак, чәйдән авыз иттеләр.
Кукмара киез итек-киез комбинатында, тегү фабрикасында үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелыш булды.
2 мартта балалар китапханәсе хезмәткәре Гайнутдинова Н.Ш. “Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 татар гимназия”сенең 6Б сыйныф укучылары өчен Татарстанда Толстой елына багышланган “Л.Н.Толстойның тормыш битләреннән...” дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды.
Дәрес барышында китапханәче язучының тормыш, иҗат үзенчәлекләре турында сөйләде. Укучылар аның укыган әсәрләрен искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирде, китап күргәзмәсе белән танышты.