1 март көнне балалар китапханәсендә М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Г. Тукай исемендеге дәүләт премиясе иясе, «Татарстанның халык шагыйре» Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Кичәгә “Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназия”сенең 3а сыйныф укучылары чакырылды. Кичә барышынды китапханәче Баһавиева Алсу язучының иҗаты, балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Балалар батырлык, язмыш сынавы кебек төшенчәгә билгеләмә бирделәр, шигырьләр укыдылар.
“Тамчы” китап театры клубына йөрүче балалар шагыйрьнең “Исемсез кыз” дигән әкиятен уйнап күрсәттеләр.
Киров өлкәсе Сосновка шәһәрендә 5-нче төбәкара“Уйнагыз гармуннар” фестивале булып үтте. Бу чарада безнең Мәмәшир авылы китапханәчесе тере гармун тавышына җырлауда үзенең осталыгын күрсәтте.
23 февраль көнне Туембаш авыл жирлегендә Афган сугышында батырлык курсәткән сугышчылар истәлегенә багышлап чара үткәрелде.
27 февраль көнне балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә 1Б сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе узды. Багавиева Алсу китапханәнең бүлекләре, киштәләрдә китапларның урнашу тәртибе, үз-үзеңне тоту, китапны саклау турында сөйләде. Балалар абонемент, формуляр, картотека, каталог кебек яңа сүзләр белән танышты, газет-журналлар, яңа кайткан китаплар карады.
Дәрес ахырында балалар китапханәгә язылып, китаплар алды.
Трыш авылы китапханәчесе “Кем зирәк - әйт тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үткәрде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатып китте. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр. Чара “Татар халык иҗаты” китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды.
Трыш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән әңгәмә ярыш уздырды. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.
Трыш авылы китапханәчесе 2-4 сыйныф укучылары өчен “Непоседа” журналына күзәтү ясады. Җурналның кыскача эчтәлеге белән таныштырды.
Авыл мәдәният йортларында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган күңел ачу чаралары үтте.