2025 елның 10 апрелендә "ЭКОяз-2025"экологик икеайлыгы кысаларында
Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында
Фермер мәктәбе
9 апрель көнне К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен, китапханәче Саттарова Л.Р «Терроризм — хәзерге заман проблемасы» дигән әңгәмә үткәрде.
8 нче апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Шигырь юлым-серле сандыгым” дигән “Казан утлары” журналы мөхәррирләре һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу кичәсе булды.
“Казан утлары” журналы 2025 елдан “Әдәби берләшмәләрдә” дигән яңа проект башлап җибәрде. Шул уңайдан журнал мөхәрирләре төрле районнарга йөреп, җирле әдәби берләшмәләр белән очрашулар оештыра һәм журналның һәр саны билгеле бер районның әдәби берләшмәсенә багышлана һәм әлеге берләшмә әгъзаларының шигырьләрен бастыра. “Казан утлары” журналының апрель саны Кукмараның “Салават күпере” әдәби берләшмәсенә багышланган һәм анда безнең Кукмара язучыларының шигырьләре басылган.
Шул уңайдан әлеге очрашуда проектның җитәкчече, журналның проза бүлеге мөхәррире , язучы Рафис Корбан, баш мөхәррир урынбасары, язучы, журналист Вакыйф Нуриев, татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин , яшь мөхәрир Алинә Хабибуллиналар журнал эшчәнлеге турында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Алмаз Хәмзин тамашачыларны үзенең юморы һәм моңлы җырлары белән шатландырды.
Шулай ук “Салават күпере” иҗадый берләшмәсенә йөрүчеләр дә үзләренең шигырьләрен укыдылар.Очрашу ахырында “Казан утлары” редакциясендә чыккан кесә китапларын сатып алу оештырылды.
2025 елның 7 апрелендә студентлар «Лубян урман-техника көллияте»ДБҺБУ педагоглары белән берлектә
2025 елның 5 апрелендә "ЭКОяз-2025" экологик икеайлыгы кысаларында
1 апрельдә Олы Кукмара авылы балалар бакчасында экологик икеайлык башланды.
Кукмара районы территорияләрен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча традицион язгы айлыкка старт бирелде.
4 апрель көнне Кукмара шәһәренең «Каенлык» МББМУ балалар бакчасында» Кошлар көне «дип исемләнгән тематик көн үткәрелде»