1 февраль көнне Манзарас авылы китапханәчесе “Ландыш” балалар бакчасында нәниләр белән “Яраткан язучылырыбыз - юбилярлар” дигән темага китапханә сәгате үткәрде. Балаларны Хәкимҗан Халикрвның һәм Самуил Яковлевич Маршакның китаплары белән таныштыру, Х.Халиковның “Канатлы куян”, “Китаплар докторы”, С.Маршакның “Сказка о глупом мышонке”, “Сказка об умном мышонке” әкиятләрен кычкырып уку, китапханә сәгате “Кошкин дом” мультфильмын карау белән тәмамланды.
Канатлы дусларыбызга кышын урманда салкын булганга күрә, алар кешеләргә якынрак, шәһәр һәм авылларга күчәләр. Кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак. Ә алар күпләп үлсә, корткыч бөҗәкләрне юк итүче калмый. Шуны истә, тотып Аш-Бужи авылы китапханәчесе балалар белән китапханә бакчасына кошлар өчен җимлек куюны оештырды, һәм кошларның табигать дуслары булуы хакында сөйләп үтте.
2018 елның 9 февралендә 12.00 сәгатьтә Пычак авылы китапханәсендә шагыйрь прозаик, драматург, җурналист Татарстанның халык язучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм М. Җәлил исемендәге Республика бүләге иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын искә алу уңаеннан, “Җилкәннәр җилдә сынала ” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырыла. Анда Фәнис аганың варислары, мәшһүр язучының иҗатына мөкиббән китап сөючеләр, олуг язучы хакындагы хатирәләре белән уртаклашачаклар. Кичәдә районыбыз үзешчәннәре башкаруында Ф.Яруллинның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, “Язмышны ул - үзен буйсындырды” исеме астында китап күргәзмәсе, “Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән электрон презентация күрсәтеләчәк. Барлык әдәбият сөюче дусларны, райондашларны, авылдашларны әлеге кичәдә көтеп калабыз!
31 гыйнвар көнне "Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"нең 3нче сыйныф укучылары Үзәк балалар китаханәсендә балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Халиковның тууына 85 яшь тулуга багышланган “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” дип исемләнгән әдәби кичәдә катнаштылар. Китапханәче Багавиева А.Р. балаларны электрон презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Балалар шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. “Яшел докторлар” китабына кертелгән файдалы үләннәр турында сөйләштеләр. Язучының тизәйткеч, алдавыч әкиятләре белән таныштылар, математик табышмакларына җавап бирделәр. “Тамчы” китап театры түгәрәгенә йөрүче балалар Х.Халиковның “Яралы каз”, “Мыекбай” әкиятләрен уйнап күрсәттеләр. Әлеге кичәдә 35 бала катнашты.
Мәмәшир авылы китапханәчесе өлкәннәр һәм балалар белән полициянең участок вәкиле Гараев Ришат Фаргать улы катнашында оештырылган “Куркынычсызлык кагыйдәләре“дип исемләнгән әңгәмә уткәрүдә катнашты. Әңгәмәдә юл йөрү кагыйдәләре, интернет челтәреннән куркынычсыз файдалану, шикле әйберләргә һәм ят кешеләргә игтибарлы булу турында сөйләнде.
Балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105- ел тулу уңаеннан Олыяз , Трыш авылы китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Тылсымлы китаплар язучы апа” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән Әминә Бикчәнтәеваның 105 ел тулу уңаеннан “Балачак шагыйрәсе” дип исемләнгән хикәяләреннән кычкырып укуны оештырды. Һәм аның хикәяләреннән төзелгән сорауларга җавап эзләү бәйгесе үткәрде.
Вахит авылы китапханәчесе 1-4 сыйныф укучылары белән шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның иҗатына багышланган сыйныф сәгате үткәрде.Чарада балалар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлын чагылдырган презентация карадылар.
Армиягә китүче егетләр Мәскәү һәм Иваново шәһәренең хәрби частьләрендә хезмәт итәчәкләр
29 гыйнвар көнне үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы Кукмараның кичке (сменалы) мәктәбенең 9 класс укучылары өчен «Без – булачак студентлар» исемле һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чара ахырында балаларга «Һөнәреңне дөрес сайла» исемле буклетлар өләшенде.