Мәмәшир авылы китапханәчесе шушы авылдан чыккан шәхесләрнең тормышы белән якынрак таныштыру максатыннан, “Таныш булыгыз: авылыбыз тарихы” дип исемләнгән китап күргәзмәсен укучылар хозурына тәкьдим итте.
Мәмәшир авылы китапханәчесе “Могҗизалы Яңа ел” исемле чыршы әйләнәсендә уен-тамаша үткәрүдә катнашты.
Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар бакчасында "Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрүдә катнашты. Чара барышында балалар белән төрле уеннар уйнатылды, бәйрәм кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызына балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Китапханәче балалар белән мавыктыргыч викторина уздырды.
Күкшел авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балалар белән “Кем зирәк - әйт тизрәк”дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үткәрде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр. “Татар халык иҗаты” китап күргәзмәсе белән таныштылар.
3 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Илдар Юзеев-күренекле татар шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде шигырьләре укылды.
Белүебезчә мәктәпләрдә кышкы каникуллар башланды. Шул исәптән Березняк авылы китапханәчесе балаларның кышкы ялларын дөрес һәм файдалы итеп үткәрүне күздә тотып башлангыч класс укучылары белән “ Без уеннар яратабыз” дип исемләнгән интеллектуаль - уен үткәрде. Уен барышында, балалар кыш аена кагылышлы сорау-биремнәрдә үзләренең белемнәрен сынадылар. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә әдәби –китап тапшырылды. Балалар өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Үрәсьбаш авылы китапханәчесе “Чулпан” балалар бакчасында ясле төркеме балалары белән Яңа ел бәйрәме үткәрүдә катнашты. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш Бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
28 декабрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе, балалар өчен “Яңа ел мизгелләре” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды.
Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Бала уйный, димәк, ул өметле. Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Тылсымлы әкиятләр” дип исемләнгән викторина үткәрде. Андерсен әкиятләре буенча үткәрелгән әлеге викторинада, әкиятченең биографиясе белән танышу һәм «Гадкий утенок», «Дюймовочка», «Огниво» әкиятләрен карау балаларда зур кызыксыну уятты.
Тат-Тулба авылы китапханәчесе яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, наркотикларның тормышта үз урыныңны, үз юлыңны табарга чик куюы турында күзаллаулар булдыру, наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү, шәхестә наркотиклар куллануда саклану формалаштыруны актуальләштерү, аларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү максатыннан студент - яшьләр белән “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырды.
Яшьләргә теләк шул: әти-әниләрегезнең сезне кеше итү өчен түккән көчләрен, аларның изге теләкләрен аклагыз! Киләчәктә үзегезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермәгез, тормышыгызның хуҗасы булып, чын кешеләр булып яшәгез!
Тормыштагы һәр адымыгызны ясаганда татар халкының “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкален онытмагыз!