ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ятмас –Дусай авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән кышкы табигатькә экскурсиягә чыкты.Алар бергәләшеп чыршы янында төрле кызыклы уеннар уйнап, истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ятмас –Дусай авылы китапханәчесе балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан “Сабантуй кунакка килгән” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде.Укучылар “Сабантуй” җурналы белән якынрак танышып, кызыклы мәкаләрдән өзекләрне бик яратып укыдылар.


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

                  Халкыбызның борынгыдан килгән чәй эчү традициясе, аның барлыкка килү тарихы, чәйнең сәламәтлеккә йогынтысы, файдасы белән таныштыру, максатыннан Кәркәвеч авылы китапханәчесе “Күңел җылысын биреп”дип исемләнгән чәй эчү бәйрәме үткәрде. Әлеге чара авылның өлкән яшьтәге китап укучылыры катнашында бик мавыктыргыч үтте.

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе,башлангыч  сыйныф укучылары өчен  “Сәламәтлек үзе бәхет” дигән  темага КВН уздырды. Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау; вакытны дөрес бүләргә өйрәтү; дөрес туклану кирәклеген төшендерү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү, коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү максатыннан уздырылды.Әлеге чарада укучылар сорауларга җавап эзләделәр мәкальләр әйттеләр, табышмакларга җавап таптылар. Кичә ахырында укучылар “Сәламәт булыйм дисәң” проектын төзеделәр. Кичә бик күңелле үтте.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Елның иң сихри фасылы – кышка аяк бастык. Яңа елга да күп калмады. Димәк, чыршы киендерергә, бүлмә бизәргә вакыт җитте дигән сүз. Шушы уңайдан Тат-Тулба авылы китапханәчесе “Почемучки” клубына йөрүче укучы балалар белән, бүлмә бизәү өчен төрле чылбырлар, кар бөртекләре, уенчыклар ясауны оештырды. 


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе
Һәр җирдә яңа ел рухы сизелә. Чыршылар бастырып, аларны бизәү, кар сыннары ясау башланды. Шушы уңайдан Березняк, Пычак авылы китапханәчеләре тарафыннан Кыш бабай, Кар кызы, эт рәсеме (2018 ел  - эт елы) төшерелгән сүрәтләр ясалды. Без яңа елны каршылауга әзер. Хәерле яңа еллар килсен!

9 декабрьдә Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп үтелә, ә бу – Ватаныбыз азатлыгы өчен тормышларын кызганмаган чын батырларны хөрмәтләп искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шул уңайдан, Зур Сәрдек мәдәният йортындагы “Туган як” музеенда безнең китапханәчебез ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты - үз Ватанын яратучы гражданнар тәрбияләү, Россия геройларын хөрмәтләп искә алу, тарихи даталарга игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Музейга килүчеләргә шушы көннәрдә илебез күләмендә билгеләп үтелгән Сугышчан дан көне, аның тарихы турында да мәгълүмат бирелде. Музейга килгән өлкән буын вәкилләре Сөләйманова Рүзилә апа, Гайфетдинова Рашидә апа, Шакирова Минебану апа, Сөләйманов Вәкил абый мәктәп укучыларына авылыбыз тарихына кагылышлы истәлекләр сөйләделәр. Исеме авылыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар шәхес - Соцалистик Хезмәт Герое, полк улы, Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Шакиров турындагы истәлекләрне дә балалар бик кызыксынып тыңладылар. “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк”, - дип әйтүчеләр хаклы шул. Бу көнне музейда булган мәктәп укучылары өчен әлеге чара чын тәрбия дәресе булды. Бу балалар туган Ватанына хезмәт итүче, буыннар арасындагы бәйләнешне саклаучы, үткәндәге батырлыкларны киләчәк белән ялгаучы һәм традицияләргә тугры калучылар булып үсәрләр, дип ышанасы килә.


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән Арбаш авылы  китапханәчесе "15 декабрь – халыкара чәй көне” уңаеннан “Эчсәң чәй,җанда җәй "” – дип исемләнгән чәй кичәсе уздырды. Әлеге чарада чәйгә мәдхия: чәй тарихы, чәй пешерү тәртибе,чәйне ничек дөрес сакларга  һәм үлән чәйләренең шифасы турында  кызыклы әңгәмә корылды. Китапханәче Юныс Әхмәтҗановның”Татар халык ашлары “ китабына күзәтү ясады, чәй өстәленә куелучы  ризыклар белән таныштырды.

“Көчле рухлы Рәдүлә!”. Шундый исем астында, 17 декабрь көнне Купка авылы мәдәният йортында, шул авылда яшәп искиткеч матурлык тудыручы Ситдикова Рәдүләнең иҗат кичәсе булды. Фойэда Рәдүләнең күңел җылысын кушып ясаган катиналарыннан, сәхнәдә чиккән әйберләреннән күргәзмә оештырылган иде.

15 декабрь көнне Нырты авылының мәдәният йортында булып узган Мәүлид бәйрәмендә безнең китапханәчебез дә катнашты. Кичәгә мәчеткә йөрүче хатын-кызлар җыелган иде. Мәжлестә бүгенге көндә лаеклы ялда булып, хәзерге көндә Кукмара мәдрәсәсендә белем алучы Галиакберова Миннебикэ Мөхәммәд пәйгамбәр турында бик үтемле вәгазь сөйләде. Аннан Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтелде. Һәркем Коръәннән кечкенә сүрәләр укыды. Мәҗлес сый-нигъмәтләрдән торган табын артында чәй эчү белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International