ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрь – Бөтендөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды.

Уен барышында балалар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмаклар әйтештеләр, китапханәдә булган китаплар белән танышып, “Хайваннар иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентация карадылар. Балалар үзләренә хайваннар дөньясы турында бай эчтәлекле мәгълүмат алып таралышты.

4 октябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә” дигән бәйрәм кичәсе үтте. 

4 октябрь көнне Березняк мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “Гомер көзегез якты булсын” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

3 октябрь көнне Өлге авылы клубында Өлкәннәр көне уңаеннан "Кереп барам гомер көзләренә" исеме астында чәй өстәле артында очрашу кичәсе булып узды. Бәйрәм барышында Өлкәннәрне Җирлек башлыгы Рашидә Гаяновна, ветераннар советы рәисе Равил абый котлады. Авылыбыз абыстае укыган корьән сурәләрен Альмира апа матур мөнәҗәтләр белән дәвам итте. Өлкән яшьтәге Факия апаның моңлы җырлары, җырчы кызларыбызның дәртле җырлары да бәйрәмгә ямь остәп, кунакларыбызга бәйрәм бүләге булды. Шулай ук ел дәвамында мәдәни чараларда актив катнашып килүче өлкәннәребезгә рәхмәт хатлары тапшырылды.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Чура авылы китапханәчесе 2-4класс укучылары өчен “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Әлеге  чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрде. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар, көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. 

Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде. Бу хакта “ДУМ РТ” сайты яза. Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев “Дини гыйлем алуның фазыйләтләре” дигән темага вәгазь сөйләде.

        Мәрхәмәтле Татарстан атналыгы уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Изге сүз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Садик яшендәге балаларга изге  сүзнең    тәэсир  итү  көче   зур  икәнен аңлату максатыннан “Яңа чана” , “Кечкенә миләш” дигән әсәрләрне тәкьдим итте. Әти-әниләргә,  тирә-юньдәге  кешеләргә, дусларга    карата  шәфкатьле,  дусларыңа  ярдәмчел булырга кирәклеге хакында әйтелде. 

 

Өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә авыл китапханәләрендә мәдәни чаралар гөрләп узды. Шулар арасыннан Олыяз, Иске-Йорт, Лельвиж авылы китапханәчеләре өлкәннәрне өйләренә барып күчтәнәчләрен тапшырып, хәлләрен белеп кайтты, Чарлы, Иске –Уча, Югары –Юмья,Чура авылы китапханәчеләре исә котлауларын чәй өстәле артында үткәрде, өлкән буын кешеләре яшьлекләрен искә төшереп, җырлар башкарып тагын беркат яшьлекләрен искә төшерде. Бәйрәмнәр бик күңелле үтте.

30  сентябрь көнне А.М. Булатов исемендге культура һәм ял паркында Мәмәшир һәм Ятмас Дусай авыл жирлекләре үзэшчән сәнгать артистлары катнашында “Кичке уен”  күңел ачу чарасы үтте.

Кукмарада гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International