ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Милли музеенда Австралиядән кайткан якташыбыз София Вәлиеффның рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның дуслары, Апастан һәм Кукмарадан якташлары һәм София Вәлиеффның иҗаты белән кызыксынган тамашачы җыйналган иде. София Вәлиефф иҗатына  ТР Мәдәният министрлыгыннан Эльвира Камалова, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев, Татар конгрессыннан Данис Шакиров, якташыбыз - филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевлар үзләренең фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Күргәзмә бик уңышлы узды. Анда Вәлиеффлар гаиләсенең буыннардан-буыннарга күчеп сакланып калган шәхси әйберләр тупланмасы да урнаштырылган иде.


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ядегәр авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Тәмле сүз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга кызыклы шигырьләр укыды, уеннар уйнатты, матур сүзләрне гел кулланырга кирәклеген исләренә төшерде. 

Югары Арбаш мәдәният йортында 8-9 сыйныф укучылары белән "Без спиртлы эчемлекләргә каршы" дип аталган тематик әңгәмә үткәрелде. 


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Янил авылы китапханәчесе тарафыннан киң катлам китап укучылар өчен  “Айсылу” һәм “Путь в никуда”  фильмнарын карау оештырылды.

 

Чишмәбаш авылы китапханәсендә  “Эчкечелек- гасыр чире” дигән чара үткәрелде. Чара барышында эчкечелекнең сәламәтлеккә, кешелек тормышына, җәмгыятькә бик күп зыян китерүе турында сөйләшенде. Эчкечелекнең зыяны турында язылган китапларга күзәтү ясалды, презентация каралды.

Зур Кукмара 10 сентябрь көнне мәдәният йортында “Яшел еланнан сак булыйк” дигән темага яшьләр арасында тәрбия сәгате уздырылды. Яшьләргә эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында аңлату эшләре алып барылды. Әңгәмәнең ахырында шундый нәтиҗә: “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл ”.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Югары Комар халкы юллы булуга сөенеп бетә алмый

        9 сентябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Терроризм – кешелек дошманы” дигән чара үткәрелде. Чара барышында  авыл яшьләренә терроризмның нәрсә аңлатканын, террористларның максатлары нидә икәнлеге хакында сөйләнелде. Шартлаткыч җайланма урнаштыруның билгеләре белән таныштырылды, тест сорауларына җаваплар бирелде.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

Быел Татарстан Президенты карары нигезендә республикада иң нәтиҗәле эшләгән 200 комбайнчы 100әр мең сум күләмендә премия алачак. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се игеннәрне теземнәргә салучыларга биреләчәк. Әлеге бәйгедә районыбыз комбайнчылары да җиңүчеләр рәтендә булыр дип ышанабыз.

9 сентябрьдә Кукмара шәһәренең “Добреев” кибете янындагы мәйданда “Бал” ярминкәсе була. Анда бал, яшелчәләр, ит сатылачак.

Башлана 8 сәгатьтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International