ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2017 ел
җомга

Купка авылы китапханәчесе экология елына багышланган “Туган җирем, туган телем, туган анам,Сезне сөям, сезгә мәңге тугры калам”дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә оештырып авылдашларын, килгән кунакларны, хезмәттәшләрен таң калдырды. Кичәдә шушы якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрә Тәслимә Кәримова, Алабуга  мәдәният училищесы мөгәллимәсе Фәридә Хәбибрахманова, Купка авылы тарихына багышланган “Без- Купкалар” китабының язылу тарихы,  аны чыгаруда башлап йөрүче “Ватаным Татарстан” газетасының баш редакторы урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Габделбәр Ризванов һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев катнашты.

Шахмат белән шөгелләнү- ул аң үсешенә  яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә,  шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә.  Шул уңайдан 20 июль көнне  Әсән – елга авылы китапханәчесе 4-8 сыйныф укучылары белән халыкара шахмат көне уңаеннан “Шахмат – акыллылар уены” дигән исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, шахмат буенча ярышлар уздырды.

Уен барышында балаларның ни дәрәҗәдә кызып китүләре, шахмат уйнау тәртибенең асылына төшенүләре чагылды. Үзләренә файдалы шөгел табулары белән алар чиксез куандылар.

Түбән Арбаш клубында Халыкара шахмат көне уңаеннан, "Шахмат-спорт, уен, фән, сәнгать" дигән тематик әңгәмә һәм өстәл уеннары оештырылды. Шахмат уены 2 мең ел элек Һиндстанда барлыкка килгән һәм бөтен дөньяга торалган . Үзенә сәнгәть, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен. Бөек шахматчыларыбыз Анатолий Карпов, Гарри Каспаров, Казанны шахмат дөньясына таныткан Рәшит Нәҗметдинов, Алиса Галләмовалар турында балалар яратып тыңладылар.


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19 - июль көнне Өлге авылы балалары өчен клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан табигать кочагында ял оештырылды. Авылыбызның иң матур урыннарының берсе булган "Салкын чишмә" янында табигать кочагында уздырылган бу чарада балалар кызыклы уеннарда уйнап, конкурсларда катнашып, үзара көч сынашып, күңелле ял итеп иттеләр, дуслыкларын ныгыттылар. Борынгы самавырга салкын чишмә суы салып, чәй кайнатып, хуш исле үлән чәе белән сыйланып алгач, китапханәгә яңа китаплар кайткан белән танышып, үзара фикер алышырга да өлгерделәр. Экология елы уңаеннан оештырылган элеге чарада балаларга табигатьне сакларга кирәклеге, кешенең җир анабызга булган мөнәсәббәтеннән чыгып, кем икәнлеге күренгәне тагын бер кат искәртелде. Табигатьне саклау - һәркемнең бурычы. Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны калдырсак пычратмыйча,изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз.Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын!


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Зур Кукмара авылы китапханәчесе 7-12 яшьлек балалар белән “Су – яшәү чыганагы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Аннары укучылар белән Фәсхи чишмәсенә экскурсиягә барып чишмәсенең килеп чыгышы, аның файдалы үзенчәлекләре турында якынрак таныштылар. Суның табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуы , суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Чишмә һәм елгалар турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде. Әлеге экскурсия балалар өчен бик файдалы үтте.


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Бездә Яши төрле милләтләр .

Елның 1991 ноябрендә —Татарстан флагы, 1992 елның февралендә— гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны халык алдында башкарылганда, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар.Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү – һәр гражданинның бурычы. «Гимн» - грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.

Укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру, патриотик рух, символларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннанТатар Толлысы авылы китапханәсендә "Татарстан дәүләт символлары" дигән тематик сәгать уздырылды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ландыш Газизуллина балаларга гимнны җырлатты. Сүзләрен белмәгәннәргә өйдә өйрәнеп килергә кушты. Шулай ук, гимнның язылу тарихы, авторлары турында мәгълүмат җиткерелде.


14
июль, 2017 ел
җомга

Күкшел авылы китапханәчесе 1-3 сыйныф укучылары өчен “Дару үләннәре – алтын бөртекләре” дигән темага презентация күрсәтте.Әлеге чара укучыларны дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү, аларның файдасы турында белемнәрен тирәнәйтү, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Нырты авылы китапханәчесе 1-6 сыйныф укучылары өчен” Габдулла Тукай кайда да йөрәктә “ дигән темага әңгәмә үткәрде. Әлеге кичә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген аның әсәрләрен , шигырьләрен, иҗатын укучыларыбызга җиткерү, буыннан -буынга тапшыру зур максат итеп куелды.

Түбән Арбаш китапханәсендә китап укучыларны арттыру, балаларны кечкенәдән китап укуга тарту, гаиләдә китапка хөрмәт хисе тәрбиялзәү  максатыннан “Киләчәккә китап белән атлыйк” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды,китап-җурналларга күзәтү ясалды,кычкырып уку оештырылды.

 


7
июль, 2017 ел
җомга

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе төрле яшьтәге укучы балалар белән “Дару үләннәре” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар дару үләннәрен кайчан җыярга, нинди максатта куллану хакында якынрак таныштылар. “Дару үләннәре иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентация карап, Е.Д. Солодухинның “Урман аптекасы” китабына күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International