ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2017 ел
җомга

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе балалар өчен “Татар халык әкиятләре” сериясеннән татарча мультфильмнар карау оештырды.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Ядегәр авылы китапханәчесе балалар белән табигать кочагында “Дару үләннәре” дигән темага әңгәмә үткәрде.Әңгәмә барышында балалар дару үләннәренең үзенчәлекләре, аларның үсү һәм яшәү зоналары, нинди максатта куллана алу турындагы мәгьлүмат белән якынрак таныштылар.

Иске –Йорт авыл китапханәчесендә “Су кадере”дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларга су һәм аның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләде. Соңыннан “Су яшәү чыганагы дигән темага презентация күрсәтелде.

1 - август көнне Пычак авыл клубында "Уйнап, җырлап үсәбез" дигән кичә булып узды. Балалар белән "Шалкан" һ.б әкиятләр сәхнәләштерелде. Кичә шаян мәзәкләр, матур биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соң Бәйрәмнән, катнашучылар чәй табыны артында сыйландылар. Балалар шатланып, күңелләре күтәрелеп таралыштылар.


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Пычак авылы китапханәчесендә балаларда шигьрияткә, китапка кызыксыну хисе уяту максатыннан “Илгә шагыйрь кирәк, шигырь кирәк ” дигән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста балалар үзләренең осталыкларын сәхнәдә үзләрен матур тотулары һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән аерылып тордылар. “Шигырь -күңелемнең җаны,шигырь- сәнгатнең җаны ” китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. 

30 июль Өркеш авыл чишмәсе янында көнне мәдәният хезмәткәрләре балалар белән спорт уеннары уздырды.

Балаларда шигърияткә,китапка кызыксыну уяту; мәхәббәт тәрбияләү ,сәнгатьле сөйләү осталыкларын үстерү максатыннан Пычак авыл клубында һәм китапханәсендә “Илгә шагыйрь кирәк, шигырь кирәк ” дигән шигырь конкурсы үткәрелде. Бу конкурста балалар үзләренең осталыклары, сәхнәдә үзләрен тотулары матур һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән аерылып тордылар. Беренче урынга Гарифянова Миләүшә - “Рыжая дворняжка” , икенче урынны Гилязова Ильвина- “Любовь” , Сөмбелә Закирова - “Руслан и Людмила” шигырьләрен укып өченче урынны алдылар. Шигырь -күңелемнең җаны,шигырь - сәнгатнең җаны ” дигән китап күргәзмәсе эшләнеп , китаплар белән таныштырылды.Кычкырып уку оештырылды.Истәлекле бүләкләр тапшырылды.12 бала катнашты .


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

Нырты авылы китапханәчесе мэдэният йорты белэн берлектэ авыл халкы очен «Сэламэтлек- зур байлык» уенлы ял итү чарасы  уздырды. Кичке эшлэрне бетереп,авыл халкы  олысы кечесе  велосипедтта йөрергә чыкты. Үләннәрдән чәй өстәле әзерләнде. Кичэ бик күнелле узды. 


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Нырты җирлегендә гөрләп авыл бәйрәме  узды. Авылда печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю,банка эшләр башланды.Ходай тырышканга көнен дә тора биреп,һава торышы да уңай.Да Янгыры,кояшы да бар.Гел эш кенә алҗыта авыл халкын.Истә тотып Шуны, мәдәният хезмәткәрләре Алевтина Алексеевна,Гөлнур Зиннатовна халыкка ял,бәйрәм оештырдылар.

22 - июль көнне велосипедчылар ярышы булды. Олысы,кечесе катнашты.Иң яшь велосипедчылар абыйлы-энеле Фахрутдиновлар булды,авылыбызның иң актив егетләребезнең берсе Халиков Вильдар велосипедта төрле трюклар башкарды.Ә инде велосипедлары булмаганнары йөгерде,марафонда иң өлкән катнашучы Абзалова Газилә апа булды,бирешмәде финишка хәтле йөгерде.Аннан соң Ә, үзебезнең якта үскән шифалы үләннәр,коймак,җиләк кайнатмалары ,самавыр чәе белән сыйландык .Дәртле Авыл музыкага күмелде.Олысы-кечесе биеде төнгә хәтле.Гармунчыларыбыз да тормады тик. Хайруллин Рафаил Хуҗиева Рауза апа һәм үз гармуннарында дәртле авыл көйләре башкардылар.Ныртының иң оста җырчыларыбыз Мәрьям апа Каримова,Гөлнур Иванова матур җырларын безгә бүләк иттеләр.

Эшләргә,яшәргә дәрт,көч өстәлде.Вакытында эш тә,ял итүе дә шул кирәк, дип хэбэ итә Валентина Кузьмина.

Әсән-Елга авыл китапханәсендә 4-8 сыйныф укучылары белән Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. “Шахмат – уены акыллылар” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды, шахмат уенының килеп чыгу тарихы сөйләнде. Укучылар белән шахмат уены турында викторина үткәрелде. Соңыннан шахмат уйный белүчеләр белән ярыш үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International