ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

30-июнь һәм 1-июль көннәрендә районыбызның һәр почмагында "Сабантуй" бәйрәмнәре гөрләде. Быелгы программа үзенең камилләшкән һәм тагы да мавыктыргыч булуы белән аерылып торды. Күңелле уеннар, театральләштерелгән пролог, чакырылган татар эстрадасы йолдызлары халыкка бәйрәм рухы бүләк итте.

30 нчы июнь көнне Күкшел авылы җирлегендә "Сөрән"-Сабантуйга яулык җыю бәйрәме булып узды.Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Гореф-гадәт буенча авылда яулыкны япь-яшь егетләр җыя. Алар матур итеп киенеп билләренә чигүле сөлге, башларына түбәтәй, аякларына итек киеп, җырлап-биеп, бөтен авыл халкын бәйрәм рухына баетып, бәйрәмне ямьле итеп уздыралар.Мәдәният йортында эшләүчеләр алар артыннан җыелган яулыкларны, бүләкләрне барлап җыеп йөрделәр.Бәйрәм төнге сәгать 1 дә башланып иртәгесен 17 сәгатьтә тәмамланды.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Кукмарада мәдәният елы уңаеннан, Кәркәүч мәдәният йортында Яр Чаллы шәһәре кунаклары- "Замана" ансамбле катнашында ял концерты узды. Тальян гармун моңнарына яңгыраган җырлар халык күңеленә бик хуш килде. Әлеге очрашулар иҗади коллективларның тәҗрибә алышында да зур роль уйный.

Югары Өскебаш авыл клубында яшьүсмерләр белән “Без наркотикларга каршы” исеме астында әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашкан укучылар,авыл яшьләре кызыксындырган сорауларына җавап табып, наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәгә китерүе хакында мәгълүмат алдылар. Соңыннан сәламәт яшәүгә өндәү ясап, теннис ярышлары узды.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Мәмәшир авылы китапханәчесе мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән “Сугыш, җыр, солдат” дигән исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә балаларга бик ошады, алар дәхшәтле сугыш  вакытында мәдәният хезмәтен башкарган  кешеләрне  онытмаска, аларның әсәрләре белән кубрәк танышырга дигән фикер белән таралышты.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

 

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе хәтер һәм кайгы көненә карата “Күкләребез аяз булсын” дигән тема астында 1-5 сыйныфлар өчен рәсем конкурсы узырды.Әлеге конкурс балаларда патриотик хис тәрбияләү максатыннан сугыш турында хикәяләр, романнан өзекләр уку оештырды. 

Өлге авылы китапханәчесе “Китаплы –гаилә бәхетле гаилә” дигән исем астында могҗизалар кыры уены үткәрде. Уенның максаты гаилә белән  китапханә  арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүне күздә тотты. 


23
июнь, 2017 ел
җомга

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн Бөек Ватан сугышында үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, Түбән Комар, Зур Сәрдек, Байлангар, Күкшел авылы китапханәләрендә, билгесез солдат һәйкәле янында, лагерьда ял итүче балалар белән митинг үткәрелде. Митингта катнашучылар “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылып һәйкәл каршына шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән батырларны искә алдылар.


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Күкшел авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен “Җан –азыгы китап”дигән китапханә дәресе уткәрде.Әлеге чара укучыларда матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү,укучыларның рухи дөньясын баету,тел байлыкларын үстерү максатыннан уздырылды.Дәрес укучылар өчен бик кызыклы булды.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Пычак авылы китапханәчесе клуб бакчасында балаларның  буш вакытларын  файдалы итеп  үткәрү , кунакка кайткан балаларны үзебезнең җирлектәге балалар белән дуслаштыру, аралаштыру максатыннан "Күңелле стартлар " үткәрелде.Уенда "Спартак ," һәм "Ак барс " командалары көч сынашты. Балалар үзләренең көчләрен төрле ярышларда сынадылар: “Кем югарырак сикерә?”,”Кем иң җитез?”,”Кем тизрәк?”.  Ике команда да  тигез очко җыеп , дуслар булып , күтәренке күңел белән таралыштылар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International