3 -13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла.
13 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена күрше Саба районы Килдебәк авылы мәктәбендә җәйге лагерьда ял итүче балалар экскурсиягә килделәр.
Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Россиянең дәүләт символлары – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.
Эре мөгезле терлек саны Зәй, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Сарман, Яшел Үзән районнарында арткан. Сөт җитештерүне арттырган районнар: Әтнә, Кукмара, Зәй.
8 июньдә Кукмара мәдрәсәсендә ифтар ашы узды. Мәҗлескә ике йөзгә якын кеше килгән иде. Районыбыз мөселманнары өчен кичке авыз ачтыруны район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт катнашында оештырдылар.
Кукмара районы ''Тылсым'' халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүче өлкәннәр каршында Кукмара үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Җиһаншин Рашат Каим улы лекция белән чыгыш ясады.
Чура авылы китапханәчесе шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан, 2-3 класс укучылары өчен“Ач,шигърият серләреңне!” әдәби күргәзмә үткәрде.Күргәзмәдә шагыйрәнең тормыш юлын чагылдырган әкиятләре, шигырь китаплары урын алган иде.
Татар Толлысы, Иске Оча, Үрәсбаш, Чишмәбаш авылы китапханәләрендә Балаларны яклау көне уңаеннан “Эх, күңелле балачак” дип исемләнгән кичәләр үтте. Китапханәчеләр бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, балаларны әлеге көн тарихы белән таныштырды. Шулай ук алар җәйге ялларда китап укучыларны китапханәгә дәште. Соңыннан балалар белән күңелле уеннар үткәрелде.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Яңа китап-яңа дус” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышты, шулай ук алар китапларны кычкырып укуда катнашты. Соңыннан балалар төрле уеннар уйнады.
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә "Заманына күрә һөнәре дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Максаты: укучыларны һөнәрләр белән якыннан таныштыру, һөнәр сайлаганда укучыларга булышу. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга бүгенге көндә мөһим булган һөнәрләр турында сөйләде. Әңгәмә соңында укучылар тест сорауларына җавап бирде.