ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

8 май көнне Түбән Өскебашта  Бөек Җиңү көненә багышланган, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашында, тантаналы митинг узды


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле дөньякүләм акциясе кысаларында авыл китапханәләрендә төрле чаралар дәвам итә. Шулар арасыннан әдәби-музыкаль кичәләр “Тынычлыкка дан” Күкшел авылы китапханәсендә, “Кирәкми безгә сугыш” Трыш авылы ,“Җиңү язы бәйрәм концерты” Зур Кукмара авылларында күрсәтеләде.Түбән Өскебаш, Каенсар авылы китапхәнәләрендә, тыл ветераннары белән “Вспомним наших ветеранов” дигән исем астында әңгәмә уздырылды. Манзарас авылы китапханәчесе детсад балалары белән һәйкәлгә чәчәкләр салу, исемлектәге сугыш ветераннары белән танышу чарасында катнашты.Лельвиҗ авылы китапханәчесе  китап күргәзмәсе тәкьдим итте. Березняк авылы китапханәчесе  5-7 нче сыйныф укучылары белән озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Марданова Маһианвар апага барып йорт һәм бакча эшләрендә булышып кайтты.

Вахит авылында “Җиңү көне” бәйрәменә багышланган “Вахитов исемендәге” хуҗалыкка керүче-Вахит, Янил, село-Чура, Лельвиж, Тырыш, Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарыбыз хөрмәтенә-җәйге сәхнәдә Вахит башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән митинг, мәдәният йортында “Вахит Сабантуе” видеоязмасын күрстәтү чаралары, ветераннарга әзерләнгән өстәл артында авыл җирлекләренең җырчылары, биючеләре, алып баручылары катнашында зур концерт үткәрелде. Барлык ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга иң изге, кайнар теләкләрен “Вахитов исемендәге” хуҗалык җитәкчесе-Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары җиткерделәр. Бәйрәмдә ветераннар бер-берсе белән аралашып, җырлашып, концертта катнашучыларны мул алкышларга күмделәр, әлеге бәйрәмне оештырган җитәкчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Барлык ветераннарны зур бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алдагы тормышларында исәнлек-саулык, матур, бәхетле тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомерләр телибез!

Нияз Кәримуллин

Зур Кукмара мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Җиңү язы” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Әлеге бәйрәмгә авылның бердәнбер сугыш ветераны Ислам абый чакырылган иде. Концертта “Созвездие- Йолдызлык” лауреатлары, “Сәйлән” бию төркемнәре һәм авылның үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм концерты  сугыш темасына язылган шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды

Бөек Җиңү көнен каршылап, Купка мәдәният йорты коллективы авыл җирлегенең ветераннарын котлады.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” айлыгы кысаларында авыл китапханәләрендә төрле мәдәни чаралар китап күргәзмәләре,кычкырып шигырь уку, язучыларФ.Кәрим, М.Җәлил, И. Гази әсәрләреннән өзекләр  укылды. 

Шушы көннәрдә Күкшел мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле Киров өлкәсенең Смәил авылы мәдәният йортында бәйрәм хөрмәтенә оештырылган концертта катнашып кайттылар.

Җиңү көнен каршылап, Манзарас авылының мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына,  тыл һәм сугыш ветераннарына "Георгий тасма"лары такты.

Березняк авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72- еллыгы уңаеннан авыл ветераннарын хөрмәтләп, котлау тантанасы узды.

8 нче май көнне Күкшел авылында урнашкан һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана булып узды. Бәйрәмгә тыл ветераннары һәм авылның имамы да чакырылган иде. Анда Күкшел балалар бакчасы, Мәчкәрә урта мәктәбе, Мәчкәрә коррекция мәктәбе коллективлары һәм Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр һәм мәктәп балалары әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International