ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

8 нче май көнне Күкшел авылында урнашкан һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана булып узды. Бәйрәмгә тыл ветераннары һәм авылның имамы да чакырылган иде. Анда Күкшел балалар бакчасы, Мәчкәрә урта мәктәбе, Мәчкәрә коррекция мәктәбе коллективлары һәм Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр һәм мәктәп балалары әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.

8 май көнне Поршур авылы клубында Бөек Җиңү көне уңаеннан "Онытырга һич тә хакыбыз юк"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Ядегәр авыл жирлегендә тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

      Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 72 нче тапкыр бүләк итә.

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен, тылда үз көчләрен аямыйча тырышкан авылдашларыбыз өчен - без баш иябез!!!

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбыз­га да!

Гөлнара Хәсәнова

6 май көнне Манзарас мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында тыл ветераннары hәм мәктәп балалары катнашында "Өлкән буын батырлыгын йөрәкләрдә саклыйбыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.


5
май, 2017 ел
җомга

Зур Кукмара авылы китапханәчесе 5-8 класс укучыларына Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Мәңгелек ул- сезнең батырлык” дигән темага китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Пычак авылы китапханәчесе 1-4 сыйныф укучылары белән берлектә “Синең көндәлегең”дигән темага дәрес “ үткәрде. 

Манзарас авылы китапханәчесе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Җиңү  бәйрәме белән” дигән дәрес-презентация күрсәтелде. 

Әсән-Елга авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан “Зәрә боткасы” бәйрәме үткәрде. 

Пычак авылы китапханәчесе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Алар җиңү алып кайтты” дигән батырлык дәресе уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International