Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү-ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 1945 - ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.
Бөек җиңүгә 72 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Татар Толлысы авылы клуб һәм китапханә хезмәткәрләре һәр елны һәйкәл янын чистартып, агартып, яңартып тора. Җәй көне чүп үләннәреннән арындыралар.
Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Тыныч көннәребезнең кадерен белик! Сугыш дигән афәтне беркемгә дә күрергә язмасын!
«Буыннан буынга», «Юл иминлеге мәктәбе» гомум конкурсы кысаларында “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкән яштәге кешеләрне кайгырту” наминациясендә мөһим чара үткәрелде. Бу чараның максаты - өлкәннәрне юл хәрәкәте иминлекләрен, сәләмәтлекләрен саклау, тормышларын куркыныч астына куюны булдырмый калу.
Татар Толлысы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән "Китапханәгә сәяхәт" дигән мәдәни- тематик сәгать уздырылды. Китапханәнең тарихы, китапханәче хезмәте белән таныштырылды.
4 май көнне Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасында китапханә хезмәткәрләренең аттестациясе булды.
Кәчимер авылында мәдәният хезмәткәрләре "Зәрә" бәйрәме үткәрде
29 апрель көнне Казан дәүләт мәдәният институтында-балалар, яшүсмерләр, студентлар, олылар арасында 7-нче БөтенРәсәй “Весенние проталины” хор һәм җыр иҗаты конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс Россия Федерациясе, Татарстан Республикаларының мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Катнашучылар арасында-Мәскәү, Киров өлкәсе, Башкортстан, Казан, Татарстан районнары һәм башка төбәкләрдән килүчеләр фольклор, вокаль ансамбльләр, академ хор, халыкчан һәм эстрада җыры номинацияләрендә көч сынаштылар. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3 нче курс студенты-Нияз Кәримуллин әлеге конкурста катнашып, Вокал-соло-Халыкчан номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат, Вокал-соло-Эстрада номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булды. (Җитәкчесе-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе-Марат Гөмәр улы Яхъяев).
3 май Пычак авылы китапханәчесе Галимова Фирдәүсә Арпаяз авылы башлангыч сыйныйф укучылары белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз ” дигән акция кысаларында “Алар җиңү алып кайтты” дигән дәрес үткәрде. Дәрес барышында үзебездә яшәүче сугыш Ветераныбыз Зиганшин Каим абыйның тормышы , Тыл ветераннарыбыз белән таныштырылды. “Онытырга мөмкин түгел” дигән китап күргәзмәсе эшләнеп обзор ясалды.Күргәзмәгә куелган китаплардан өзекләр, шигырләр укылды.
Әсән-Елга авылында традицион “Зәрә” бәйрәме үтте. Авыл халкы болында “Карга боткасы”, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды. Балалар һәм зурлар өчен төрле уеннар оештырылды.
Вахит ,Тат-Тулба, Аш-Буҗи авылы китапханәчеләре балалар белән халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсен “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрде.