Вахит авылы мәдәният йортында 23- апрель көнне “Яз китерә каргалар” дип исемләнгән карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.
Каенсар авылы клубында китапханә белән берлектә җирлекнең кул эше осталары белән кичә үткәрелде. Кичәгә бәйләргә яратучы хатын -кызлар жыелган иде. Аларның бәйләгән әйберләреннән күргәзмә оештырылды, ыргак белән шәл бәйләү буенча мастер -класс үткәрелде.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Янил авылы китапханәчесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән “Творческий поиск” бәйгесенең “Сельская библиотека” номинациясендә җиңеп чыкты.
21 нче апрель көнне Березняк авылы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән " Без сәламәтлек яклы !" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Соңыннан балалар белән татар халык уеннарын уйнау оештырылды.
22 нче апрель көнне Иске-Йорт авылы клубында Г. Тукайга багышланган кичә үтте. Әдәби кичә кысаларында шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар, татар әдәбиятына керткән өлеше турында әңгәмә үткәрделәр.
Сәламәтлек айлыгы кысаларында Лельвиж авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә “Твори свое здоровье сам” дигән темага әңгәмә үткәрде.
“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Нырты авылы китапханәчесе төрле катлам китап укучылар өчен “Дәүләт хезмәтен интернет аша” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Купка авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары белән бергәлектә медпунктта булды.
Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Төсләр һәм рәсемнәр иле” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Югары Күзмис авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Земля – твой дом, посмотри, кто живет в нем» дип исемләнгән экологик сәгать булып үтте.