Югары Күзмис авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Земля – твой дом, посмотри, кто живет в нем» дип исемләнгән экологик сәгать булып үтте.
Югары Күзмис авылы китапханәчесе, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Наши пернатые друзья” дип исемләнгән викторина үткәрде.
“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында, Югары Өскебаш авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән бергәлектә, тыл ветераны янында булды.
“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында, Күкшел, Зур Кукмара һәм Янил авылы китапханәчеләре киң катлам китап укучылар өчен, электрон дәүләт хезмәтләре турында аңлату эшләре алып бардылар. Алар китап укучыларны компьютер аша сайтка ничек керергә һәм аннан дөрес итеп файдалану үзенчәлекләрен аңлаттылар.
Мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында “Донорлар көне” уңаеннан Түбән Арбаш клубы мөдире мохтаҗ булган кешеләргә, ярдәмчел булырга кирәклеген аңлату максатыннан түгәрәк өстәл артында чын күнелдән сөйләшү үткәрде.
Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уңаеннан “Услуги татар. ру сайты белән бергә” дигән түгәрәк өстәл үтте. Без услуги татар. ру сайтына ничек тоташырга һәм әлеге сайтка кереп, табибка язылу тәртибе, коммуналь хезмәтләргә түләү һ.б. белән таныштык. Әлеге сайт белән бергә булу, бик җайлы һәм уңайлы икәне дә әйтелде.
Өлге авылы узешчән артистлары14 -апрель көнне Арпаяз авылында, 19- апрельда Кәчимер авылында "Көлегез, көлегез, файдасы күп -белегез" дип аталган концерт программасы белэн чыгыш ясадылар
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Булат Абдрахманов). Кукмараның рәсми рәвештә шәһәр статусы алуы югары белемле кадрларны калдырырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда шул хакта белдерде.
Спортлы Татарстан акциясе кысаларында Пычак авыл китапханәчесе укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатыннан “Спорт –сәламәтлек нигезе ” дигән әңгәмә һәм 5-8 сыйныф укучылары белән волейбол ярышын Пычак урта мәктәбендә, укытучылары Низамиев Илдар белән берлектә үткәрде. Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Ә сәламәт булу өчен нишләргә? Спорт белән яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк.
«Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Важашур авылы китапханәчесе сәламәтлекләре чикләнгән игезәк балалар янында булды.