ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Язгы  мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уңаеннан “Услуги татар. ру сайты белән бергә” дигән түгәрәк өстәл үтте. Без услуги татар. ру сайтына ничек тоташырга һәм әлеге сайтка кереп, табибка язылу тәртибе, коммуналь хезмәтләргә түләү һ.б. белән таныштык. Әлеге сайт белән бергә булу, бик җайлы һәм уңайлы икәне дә әйтелде.

Өлге авылы узешчән артистлары14 -апрель көнне Арпаяз авылында,  19- апрельда Кәчимер авылында "Көлегез, көлегез, файдасы күп -белегез" дип аталган концерт программасы белэн чыгыш ясадылар

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Булат Абдрахманов). Кукмараның рәсми рәвештә шәһәр статусы алуы югары белемле кадрларны калдырырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда шул хакта белдерде.

 

Спортлы Татарстан акциясе кысаларында Пычак авыл китапханәчесе укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатыннан “Спорт –сәламәтлек нигезе ”  дигән әңгәмә  һәм  5-8 сыйныф укучылары белән волейбол ярышын Пычак урта мәктәбендә, укытучылары Низамиев Илдар белән берлектә үткәрде. Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Ә сәламәт булу өчен нишләргә? Спорт белән яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк.

 


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Важашур авылы китапханәчесе сәламәтлекләре чикләнгән игезәк балалар янында булды. 

Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова төрле яшьтәге  мәктәп укучылары өчен “Наркомания – нәрсә ул?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. 

Поч-Кучук авылы китапханәчесе Сергей Прокофьев, “Дети России” дип исемләнгән профилактик операция атналыгы уңаеннан,  төрле катлам китап укучылар өчен презентация ярдәмендә “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.


«Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Байлангар китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә өмәгә чыкты. Алар тирә-юньне чүп-чардан арындырды.

        

«Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Татар Толлысы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә яр буйларын чистарту буенча эш алып барды.


«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында Ятмас Дусай авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Табигатькә – сәяхәт” исемле китапханә дәресе үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International