Чишмәбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен “Галәм киңлекләренә юл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Янил авылы китапханәсендә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган чара үтте.
Мәмәшир авылы китапханәчесе 1 класс укучылары белән “Сәламәтлек-зур байлык” дигән сыйныф сәгате үткәрде.
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен “Татулыкта бәрәкәт!”дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте.
5 март көнне Важашур авылы китапханәчесе 6-8 сыйныф укучылары белән «Терроризм- угроза обществу» дигән исем астында түгәрәк өстәл үткәрде.
Балалар язучысы Й.Шәрәповага 55 яшь тулу уңаеннан Мәмәшир авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Хыялый галәм йолдызлыгы” дип аталган әңгәмә үткәрде. Чара барышында укучылар язучы иҗатына кагылган бик кызыклы мәгълүматләр алдылар. Әңгәмә барышында укучылар презентация белән танышып бардылар.
7 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулу уңаенннан, 1 сыйныф укучылары өчен “Балачак йолдызлыгына таба” дип исемләнгән әңгәмә үтте.Укучылар шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән якынрак танышты ,презентация карады.
9 апрель көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә беренче тапкыр ”Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” ачык форум кысаларында зур чара узды.
Халыкара кошлар көненә Ядегәр авылы китапханәсендә “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән чара үтте. Китапханәче балаларга кошлар турында хикәяләр укыды, бездә кышлаучы кошлар, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген аңлатты. Соңыннан укучылар үзләренең яраткан кошларын ясадылар.
Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Кошларның экологик әһәмияте” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында балалар туган ягыбызда яшәүче кошлар, аларның табигатькә ясаган файдасы турында сөйләде. Шулай ук ничек һәм кайда кошларга оя куярга кирәген дә аңлатты.