ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Манзарас авылы китапханәчесе  “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары белән  кошлар көнен билгеләп үтте. 

Пычак авылы китапханәчесе укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларны ничек кайгыртырга, кошларны аера белү сәләтен үстерү,кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә өндәү максатыннан «Сыерчык» һәм “Карлыгач” командалары арасында КВН  үткәрде.



6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Бәләкәч” балалар бакчасында Халыкара кошлар көненә багышланган “Кошлар – канатлы дусларыбыз” исемле экологик дәрес үткәрде.  

5- апрель көнне Мәмәшир авылы мәдәният йортында "Җәүһәр" клубы кабат очрашты.Өлкәннәр үзләренең кул эшләренә осталыкларын курсәттеләр.Авыл оста кулы-Рәйсә апаның башмаклары барысын да шаккаттырды.

Мәмәшир авылында балаларның каникуллары файдалы узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре туберкулёзга каршы әңгәмә,рәсемнәр ясау, куңел ачу, табын артында этикет кагыйдәләрен өйрәнүне оештырды.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 31 мартында, Экология елы кысаларында, Кукмара районы Югары Арбаш урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” исемендәге регионара фәнни- гамәли конференция үткәрелде. Конференциягә алты районнан 225 эш кабул ителде.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Кошлар көне уңаеннан Купка авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Кайтыгыз кошкайларым!”дип исемләнгән –экологик сәгатъ үткәрде.

1 нче апрель көнне Вахит авылының “Батыр” спорткомплексында-Татарстанның атказанган агрономы, озак еллар “Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы, ярдәмчел,тырыш, авылыбызның олы йөрәкле кешесе булган-Рәхимуллин Нәсыйх Нотфулла улы истәлегенә I нче тапкыр волейбол турниры узды. Әлеге турнир Нәсыйх Нотфулла улының туганнары, иң якын дуслары, Янил авылы җирлеге, “Вахитов исемендәге” хуҗалык ярдәме белән үткәрелде. Волейбол ярышы ачылышында-Нәсыйх абыйның балалары-Фәнил-Алмаз Рәхимуллиннар, Янил авылы җирлеге Башлыгы-Илгизәр Корбанов, “Вахитов исемендәге” хуҗалык җитәкчесе урынбасары-Рәис Хөсәенов, Кукмара ветеринария бүлеге җитәкчесе-Рифат Кәримуллин, Казан шәһәренең ООО “АкВет” хезмәтенең генераль директоры-Радик Сафиуллов, “РифЭль” сәүдә үзәге җитәкчесе-Рифкать Фәхертдинов, Янил авылы элемтә бүлеге хезмәткәре-Мөнир Газизуллиннар катнашты. Нәсыйх Нотфулла улын искә алып, командалар арасында ярышлар башланып китте. Турнирда 6 команда-Кукмара (Вахит авылы), Саба, Балтач, Малмыж, Әтнә, Мамадыш районнары көч сынашты. Көчле, кызу уеннардан соң, нәтиҗәдә: 1 урында-Саба, 2 урында-Малмыж, 3 урында-Кукмара (Вахит авылы) районнары җиңү яулады. Нәсыйх Нотфулла улы истәлегенә багышланган турнир кубогына-Саба районы командасы ия булды. Җиңүче командаларга һәм һәр команданың иң яхшы уенчыларына дипломнар һәм иганәчеләрдән акчалата бүләкләр тапшырылды.

Турнир ахырында Нәсыйх абыйның уллары оештыручыларга, иганәчеләргә, уенчыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Нәсыйх Нотфулла улы-безнең күңелләребездә. Һәр кешегә ярдәм итеп, бар көчен,хезмәтен хуҗалыкка багышлады. Ул- гаиләсенә, якыннарына, Вахит авылына иң хөрмәтле кеше иде. Аны сагынып, юксынып авылыбызда, хуҗалыкта һәр көн искә алалар. Тиздән авылыбызның бер урамына “Нәсыйх Рәхимуллин” исеме биреләчәк.

Әлеге ярыш Нәсыйх абый рухына дога булып барып ирешсен иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!

Волейбол турнирыннан Сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Нияз Кәримуллин

Казан дәүләт мәдәният институты студенты
Автор фотолары

 

Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә балалар бакчасында  «Яңа китап яңа дус” исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Ул балаларга  кызыклы, матур рәсемле китаплар күрсәтте. Балалар әле укый белмәсәләр дә матур китапларны бик теләп карадылар. В конце мероприятия дети играли занимательные игры.


Иске-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен табигатьне саклауга карата  "Сез кошларны беләсезме” дигән исем астында әңгәмә уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International