ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Пычак һәм Зур Сәрдек авылы китапханәләрендә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган чаралар үтте.

Кәркәвеч авылы китапханәсендә өлкән яшьтәге укучылар өчен “Күңел җылысын биреп...” кызыксындыру клубының чираттагы утырышы булды. 

 


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Купка мәдәният йортында балалар язгы каникулларны куңелле һәм файдалы итеп уздыралар.26-март көнне "Ел фасыллары" исемле рәсем конкурсы үтте.

Чишмәбаш авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә балалар өчен “Нәүрүз” бәйрәме оештырды. 

көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена "Мелосердие" тернәкләндерү үзәгеннән бер төркем балалар  килделәр. Аларга  лектор-экскурсовод Фатхудинова Гөлия музей буенча кызыклы экскурсия уздырды.

Пычак авыл клубында Манзарас мәдәният йорты коллективы белән берлектә, Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, "Күңелле балачак" исемле бәйрәм концерты үткәрелде.  

Программада нәни катнашучыларыбыз җырлы- биюле тамаша тәкъдим итте. Берсеннән-берсе күркәм чыгышлар һәм сәхнә костюмнары тамашачыны битараф калдырмады.

Әлеге чаралар балаларның аралашу сәләтен үстерүдә дә мөһим роль уйный.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Манзарас Мәдәният йортында "Балалар солянкасы" дигән бәйге -тамаша үткәрелде. Бәйгедә төрле яшьтәге балалар көч сынашты. Алар үзләренең башкарган җырлары белән тамашачының күңелен яулап алдылар. Аларның барысына да актив катнашкан өчен грамоталар тапшырылды.

Кайнана-килен темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. “Килен- кайнана туфрагыннан яратыла” диләр. Чыннан да, бу дөрес сүзләр. Менә шушы сүзләр астында Вахит авылы мәдәният йортында-авылның уңган-булган, тырыш, иң матур килен-кайнаналар катнашында “Кайнанасы нинди-килене шундый” дип исемләнгән шоу-тамаша үткәрелде. Әлеге кичәгә Вахит авылының кайнана-килен, килен-кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп үзара тату, гөрләп яшәүче биш гаилә чакырылды: авылыбызда иң күп бергә торучы кайнана-килен, бер-берсенә ярдәмләшеп, бер-берсен 27 ел аңлаучы-Зөлһәбирә-Дания Шигаповалар, күпкырлы талантлы, сәнгатьне, хезмәтне яратучы, 22 ел тормыш итүче-Мәйсара-Гөлназ Шәфигуллиналар, тыйнак, ярдәмчел,искитче гаилә, 22 ел бергә торучы-Фирдәүсә-Рәзилә Габидуллиналар, авылыбызның кунакчыл, иманлы, тырыш гаиләләре, 16 ел тормыш итүче-Роза-Фәнзилә Гыйльфановалар, эшлекле, акыллы, гади, 4 ел бергә гомер итүче-Гөлнур-Язилә Галимуллиналар. Кичәдә шулай ук авылыбызда иң күп тормыш иткән килен-кайнаналарны санап, искә алып киттеләр. 

Әлеге концертны алып баручы, “Наза” фольклор ансамбле җитәкчесе, мәдәният йорты хезмәткәре Нәзилә Тимергалиева бүгенге кичәнең катнашучылары турында тамашачыларга тулырак җиткерде. Тамашачыларны бигрәк тә килен-кайнана мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Аннан сүзне өлкән буын кайнаналарга бирде. Алар үзләренең килен булып төшкән чакларын искә төшерде. Һәркемнең бу тормышта үз язмышы, һәр заманның килен төшерүдә үз йола-тәртибе. Авыр тормыш, заман булса да, кайнаналарыбыз авыл колхозларында зур хезмәт куеп, балаларын үстереп, хәзерге көнгә кадәр киленнәре,гаиләләре белән тату яшиләр. 

Авылыбызның сандугачы-Роза апа Гыйльфанова үзенең җыры белән бар халыкны шаккаттырды. Электән үк, Роза апа сәхнәдән төшмичә, һәр бәйрәмдә моңлы, искиткеч җырлары белән чыгыш ясаган. Ә аңа бу бәйрәмдә аның оныгы Айгөл Гарифуллина (җитәкчесе-Рәйхан Гильмуллин) баянда матур көйләрен бүләк итте. 

Мәйсара апа Шәфигуллина-авылыбызның искиткеч шагыйрәсе. Аның шигырьләре, бәет-мөнәҗәтләр язуы күңелләргә үтеп керә. Бугенге кичәдә ул яраткан киленнәренә һәм кода-кодагыйларына матур шигырьләрен тәкъдим итте. 

Тамашада катнашучы киленнәр-килен булып төшү тарихын, кайнаналары турында бик җылы итеп сөйләделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр. Гөлназ Шәфигуллина барлык киленнәр исеменнән үзенең җырларын бүләк итте. 

Өйдә кем дә көч сынаша, сәхнәдә сынаша алу кирәк. Бу кичәдә киленнәр һәм кайнаналар арасында матур, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды, аларның осталыкларын тикшерделәр. 

Шоу-тамаша авылыбызның талантлы җырчылары-Рәмзил Галиуллин, Алсу Гарифуллина, Алсу Нуриева, Дилюс Нәбиев, баянчы-Рәйхан Гильмуллин, үзенең дәртле биюләре белән-Гөлгенә Нәбиева, сүз остазы-Шамил Шәфигуллин, кайнана һәм киленнәргә киңәшләр, мәгъләматлар турында-Нәсыйха Нәбиевалар номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар авылыбызның йолдызлары чыгышларын җылы алкышларга күмделәр. 

Әлеге тамашада катнашучы килен-кайнаналарга, тамашачыларга Вахит мәдәният йорты мөдире-Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде. Авыл җирлеге һәм мәдәният йорты исеменнән катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Авылыбызда үрнәк, тырыш гаиләләр бик күп. Ә бит тормышта бергә яши алмаган, килешә алмаганнар да бар! Нишлисең, бу-тормыш, аның агы да, карасы да бар! Кайнана-килен-тормыш матурлыгы. Авылыбызның бу күркәм гаиләләре өчен сөенеп куйдым. Килен белән кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Әти-әни нигезендә калып, өлкәннәрне тәрбия кылып яшәгән, үзләре кайнана яшенә җитеп тә, килен хезмәте күрсәтеп, өлкәннәр яшь парларга үз киңәшен биреп, ярдәмләшеп, хәер-догасын алган гаиләләр бәрәкәтле тормышта, озын-озак гомер итәләр. Бу-аларга Ходай бүләге. 

Менә алар Вахит авылының бүгенге буын килен-кайнаналары, чын татар хатын-кызлары! 

Нияз Кәримуллин 

Казан дәүләт мәдәният институты студенты 

Зилә Корбанова фотолары


25
март, 2017 ел
шимбә

23 март көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Пенәгәр авылы мәктәбенең 5 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр. Аларны  экскурсовод Галимуллина Лилия Кукмара районының тарихы белән таныштырды.


24
март, 2017 ел
җомга

Ядегәр авылы китапханәсендә урта яшьтәге балалар белән “Һәр һөнәр мактаулы” дип исемләнгән  дәрес узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International