1 апрельдә Олыяз авылы мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә Бөтендөнья кошларны саклау көненә карата, 1 сыйныф укучылары белән “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.
Купка авылы китапханәчесе Юзмухаметова Р.Х 5-6 класс укучылары белән берлектә “Могжизалар иле-Китапханә” дигән исем астында библиографик дәрес уздырды.
Байлангар авылы мәдәният йортында туберкулез авыруы hәм аны кисәту максатыннан авыл фельдшеры Рузалия Саляхова әнгәмә уздырды. Ул чарада катнашучыларга авырудан саклану hәм аны булдырмау хакында бик тәфсилле итеп анлатты.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Күкшел мәдәният йортында мөһим чара үтте. Туберкулез турында тулырак мәгълүмат бирү һәм әлеге авырудан саклану чаралары турында сөйләшү өчен Күкшел мәдәният йортында авыл яшьләре белән “Туберкулез һәм аңа каршы көрәш чаралар” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде.
Чарага Күкшел авылы фельдшеры Валиева Гөлфия Миннәхмәт кызы чакырылган иде. Ул катнашучыларга авырудан саклану һәм аны булдырмау хакында аңлатты.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан, 28- март көнне Пычак авыл китапханәсендә “Сак булыгыз - туберкулез” дигән китап күргәзмәсе оештырылып, “Сәламәтлек -зур байлык ” дигән әңгәмә үткәрелде. Балаларга туберкулез авыруын ничек булдырмау турында, авыруның сәбәпләре, беренче билгеләре хакында аңлатылды. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? дигән сорауга В.Казьминның ”Справочник домашнего врача” дигән китабы аша җавап табылды.
Зур Кукмара мәдәният йортында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан 5-8 класс укучылары белән (16 укучы) “Туберкулез- куркыныч авыру” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга туберкулез авыруының килеп чыгуы, беренче билгеләре , ничек итеп әлеге авыруга каршы торырга кирәклеге әйтелде. Соңыннан укучылар белән бергә “Профилактика, диагностика и лечение туберкулеза” дигән презентация карадык.
Купка авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Кем кая ә мин китапханәгә” дип исемләнгән китапханә сәгате узды.
Үрәсбаш авылы китапханәчесе авыл фельдшеры белән берлектә Бөтендөнья туберкулезга каршы көн уңаеннан яшүсмерләр өчен түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырды.
Халыкара театр көненә багышлап, Березняк авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән заманча танылган француз язучысы Шарль Перроның “Кызыл калфак” әкиятен сәхнәләштерде.