Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышлап рәсем конкурсы үткәрде.
Каенсар авылы китапханәчесе клуб эшчеләре белән берлектә экология елына багышлап “Табигатьне саклыйк” дип аталган әдәби кичә уздырдылар.
Чарлы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән рәсем конкурсы «Пусть всегда поют нам птицы» һәм экология елы уңаеннан акция оештырды«Чей скворечник лучше».
Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Нәүрүз” бәйрәме оештырды.
Мәмәшир авылы мәдәният йортында мәдәният,театр көннәре уңаеннан "Җәүһәр" клубына йөрүчеләр белән "Сәхнә дигән олы тәхет" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Моннан 20-25 ел элек спектакльләр уйнап йөргән өлкән үзешчәннәребез үзләренең истәлекләрен янарттылар.Татарстан радиосында эшләгән Нигъматуллин Харис абый хезмәт чорында аралашкан халкыбызның күренекле шәхесләре С.Садыйкова, Г.Кайбицкая, З.Басыйрова һ.б. турында сөйләп үтте.Җирле шагыйрәләребез яңа шигырьләрен укыдылар.Кичә барышында спектакльләрдән дуэтлар, ялгыз җырлар башкарылды.Кичә табын артында дәвам итте.
Лельвиж авылы китапханәсендә «Нам от болезней всех полезней»исеме астында сәламәтлек дәресе узды.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе язучы Г. Ибраһимовның 130 еллыгына карата “Галимҗан Ибраһимов безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби кичә, аның әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Халыкара сулыклар көненә Татар Толлысы авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Су- тереклек чыганагы” дип аталган экологик сәгать узды.
Татар Толлысы авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән үзләренең авылларындагы чишмәләргә экскурсия оештырды.
1 апрель көнне илебез Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә.