21 март көнне Үзәк китапханәдә «Муниципаль энциклопедия: эшнең төп этаплары, мәкаләләр язу һәм иллюстрацияләр җыю методикасы»дигән темага фәнни-методологик семинар узды. Семинар барышында Кукмара районының муниципаль энциклопедиясен төзү мәсьәләсе каралды. Семинарда район башлыгы киңәшчесе Кәримуллина Р.А.,авыл тарихы китаплары авторы Хөсәенова Р. С.,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясеннән М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать белеме кандидаты Галимова Эльмира Мөнир кызы, тарих фәннәре кандидаты, директор урынбасары Айнетдинова Лариса Мәхмүт кызы, электрон-цифрлы ресурслар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Давлет Лилия Шамил кызы чыгыш ясадылар. Алар семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясеннән М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының эшчәнлеге белән кыскача таныштырдылар. Район энциклопедиясен чыгару, аңа материал туплауның эш этаплары һәм методикасы турында сөйләделәр.
"Мәдәният"илкүләм проекты кысаларында төзелгән авыл клубында чаралар
2025 елның 20 мартында Кукмарадан «Ягуар» һәм Теләче авылының «Армада» командалары арасында 2011 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
20 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,үзәк китапханәдә “Сөембикә” кунаклары өчен “Яз бәйрәме - Нәүрүз!” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Китапханәче Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырып үтте. Яз кызы - Нәүрүзбикә бәйрәмнең төп кунагы булды. Нәүрүзбикә матур теләкләр теләде, кунаклар өчен татар халык уены “Там, там, тамчы, там” уенын уйнатты. Кыш бабайның килүе дә бәйрәмне ямьләде. Чарага килгән кунаклар җырга, уеннарга осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле уеннарда катнаштылар, кунаклар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова Әхмәт Фәйзи сүзләренә язылган “Умырзая” җырын башкарды. Бәйрәмнең гореф-гадәтләре буенча, кунаклар коймак һәм йомырка белән сыйландылар.
2025 елның 20 мартында Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Казаннан «Авиатор» командалары арасында 2013 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
Үзәк китапханәдә уку залы фондындагы вакытлы матбугат материаллары буенча «Коррупциягә каршы бергәләп» дигән күргәзмә эшли.
2025 елның 19 мартында « Часовая гонка-2025» чаңгы ярышлары узды. «Олимп» спорт мәктәбе администрациясе шәхси эшмәкәр Ленар Нәҗметдиновка ярышларны үткәргәндә иганәче ярдәме өчен рәхмәт белдерә.
Кукмарага эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде.
19 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова Кырымның Русия белән берләшү көненә багышланган «Кырым язы – өмет язы» дигән танып - белү сәгате үткәрде. Балалар «Кырым» исеменең килеп чыгышы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, Кырым башкаласы – Симферополь турында кызыклы мәгълүмат алды, аның бай табигате һәм күренекле урыннары, Кара диңгез флоты турында белде, «Карлыгач оясы» дигән мульфильм карады. Язгы игелек атнасы кысаларында балаларга экологик тәрбия бирү максатында «Табигатькә мәрхәмәтле булыйк» акциясе үткәрелде. Алар чәчәкләргә дөрес итеп су сибәргә өйрәнде. Бу аларга үсемлекләрне карауның һәм әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның кирәклеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Чара азагында балаларга Россия мәдәният фонды бүләкләре тапшырылды.
#деньвоссоединенияКрымасРоссией
#добрыйтатарстан
#весенняянеделядобра
18 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәчесе Алевтина Асанова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8а сыйныф укучылары өчен «Террор – гасыр проблемасы» мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга терроризм барлыкка килү тарихы, соңгы унъеллыкның зур терактлары турында сөйләде, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.