Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2025 елның 14 февралендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Мамадыш шәһәренең «Олимп» командалары арасында 2013 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды
14 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, мәгърифәтче,тарихчы,этнограф,тел белгече һәм әдип Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйри иҗатына багышланган “Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.Китапханәче олуг мәгрифәтченең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр әдипнең төрле фәннәргә багышланган хезмәтләре белән танышып үттеләр Әлеге чара ахырында китапханәче Каюм Насыйриның иҗаты турында “Мәдәни җомга”, “Шәхри Казан” газетасы, “Идел” җурналы битләрендә басылып чыккан мәкаләләргә күзәтү ясады.
Болытлы. Төнлә бераз кар ява. Көндез кар, аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан-6-11, көндез урыны белән 15 м/с ка кадәр тизлек белән.төнлә минималь температура -9..-12˚. Көндез максималь температура -5..-8˚. Юлларда бозлавык, көндез урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханә дә “Китапларны чын күңелдән бүләк итегез" акциясенә кушылды. Көн дәвамында китапханәгә китапханә укучылары тарафыннан китаплар бүләк ителде. Үзәк китапханәбез фондын тулыландыру өчен, акциядә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
15 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Муса Җәлил – Ватан хакына батырлык» исемле әдәби сәгать үткәрде. Балалар Муса Җәлил тормышының кызыклы вакыйгалары турында күп мәгълүматлар тыңлап үттеләр, шулай ук аның “Моабит дәфтәрләре” исемле автобиографик җыентыгына кергән шигырьләрен искә алдылар.
2025 елның 13 февралендә чаңгы базасында район мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча Фестиваль узды.
13 февральдә уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен «Муса Җәлил. Батырлык мәңге сакланыр..." дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
14 февраль көнне, Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна, С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 «а» сыйныф укучылары өчен, « Әфган сугышы геройларына » исемле электрон презентация белән тематик сәгать әзерләде һәм үткәрде. Лилия Дамировна Әфган сугышы тарихы турында сөйләде, Татарстан Республикасы Кукмара районы сугышчы-интернационалистларына багышланган “Хәтергә лаеклы..." китабы белән таныштырды.
Икътисадның кадрлар бурычларын хәл итү турында