ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы,   үзәк катапханәдә “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен  “Саумы, Сөембикә!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Уңган гаилә”, “Тату гаилә” төркемнәренә бүленеп  кызыклы биремнәр үтәделәр. Мөхәмәтнурова Нурия апа үзенең йөрәк җылысы белән башкарган кул эшләре белән таныштырды.  Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнусова башкаруында моңлы җырлар  яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

25 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган "Яңа ел кичәсе "дигән ял кичәсе  булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар, үзләренең яңа ел, кыш турында шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар. Кунаклар  төрле конкурс, викториналарда, уеннарда теләп катнаштылар.Шулай ук кызыклы яңа ел лотереясы да булды. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

НКО өчен яңа портал


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе
Болытлы. Төнлә кар һәм кар формасында җиңел һәм кайвакыт уртача явым-төшем булыр. Көндез урыннарда җиңел кар ява. Кайбер урыннарда боз, җиңел кар бураны, томан бар. Жил көньяк-көнбатышка, көньяк 6-11 м / с. Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы -1 ..- 3˚, көндез кими -4 ..- 6˚. Урыны урыны белэн юлларда бозлавык.

2024 елның 21 декабрендә чаңгы сезоны ачылды.

2024 елның 20 декабрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Мамадыш шәһәренең «Олимп» командалары арасында 2014 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.

2024 елның 21 декабрендә Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Казан шәһәренең «Стрела» командалары арасында 2007/08 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.


22
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International