11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.
2019 елның 10-13 октябрендә Губаха шәһәрендә, Пермь крае, 2008 елда туган балалар командалары арасында «Кубок Добрый лед» ярышларының төбәкара этабы узды.
2019 елның 12 октябрендә Ошторма – Юмья урта мәктәбе базасында Андрей Чернов истәлегенә багышланган традицион ачык ярышлар узды. Ярышларда 8 яшьтән алып 52 яшькә кадәрге 80нән артык кеше катнашты
2019 елның 12 һәм 13 октябрь 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Алабуга шәһәренең «Серебряные волки» командалары арасында матчлар
10: 4, 4:8 исәбе белән тәмамланды.
Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкәннәр өчен «Безнең яраткан питомцы» дип исемләнгән эко – квест үткәрде. Алар өчен китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда һәркем эт һәм песиләр токымының төрлелеген күрә алды. Балалар «Минем питомец " күңел ачу викторинасында актив катнаштылар.
Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкәннәр өчен "Мин - бала, мин - кеше"дип исемләнгән хокукый белем сәгате үткәрде. Балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. "Кем хаклы һәм хаклы түгел" уенын уйнадылар, кроссворд хәл иттеләр, ТР, РФ, УР хокуклары турындагы китаплар белән таныштылар.
Балдыклы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Исемнәр бар, һәм шундый даталар бар» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Балалар игътибарына М.Ю. Лермонтовның «Җилкән», « Бородино», «Шагыйрь үлеме», «Дума», «Пәйгамбәр» кебек танылган поэмалары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Әдәби кроссворд ярдәмендә укучылар шагыйрь һәм язучы иҗаты, аның тормышы турындагы белемнәрен тикшерә алдылар.
Ядегер авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Инсафлының теле саф” исемендә уен- дәрес үткәрде.Чара Х.Халиковның “Әдәпле малай” шигыре белән башланып китте. Дәрес барышында нинди бала әдәпле, инсафлы була, соравына җаваплар табылды. Укучылар әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләрне дә дөрес чиштеләр. “Ярый-ярамый” уенында да да теләп катнаштылар.
Вахит авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Чарада балалар җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек әхлак нормалары белән таныштылар.