Байлангар мәдәният йортында "Татар егете - 2019" батырлык һәм сәләт бәйгесенең 1 нче зона туры булып узды.
Бәйгедә: Вахит, Байлангар, Яна Сәрдек, Купка, Олуяз, Зур Кукмара авылларыннан килгән егетләр көч сынашты.
Бәйге: сәламләу, иҗади чыгыш, һөнәр, татар әкияте герое, сорау-җавап өлешләреннән торды. Вахиттән Мотигуллин Рамазан, Купкадан Галимов Рәнис, Зур Кукмарадан Халяутдинов Инсаф финалга үттеләр. Алар диплом һәм генераль спонсорабыз Кукмара метал савыт-сабалар заводының истәлекле бүләкләре белән буләкләнделәр.
5 октябрь көнне Кукмара муниципаль районы Зур Кукмара авылында яшәүче, 2016 нче елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучы, ялгыз торучы, Әминә Котдус кызы Гомәрова үзенең 80 яшен каршылады.
Программа бик кызыклы булды: спорт уеннары, төрле биремнәр белән үрелеп барды. Балалар ике командага бүленделәр.
2019 елның 7-10 октябрендә Санкт-Петербург профессорларын җәлеп итеп, педагогик хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү курслары узды. Лекцияләрне о.Г.Прикот, п. ф. Д., «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының (Санкт – Петербург) дәүләт идарәсе департаменты профессоры, шулай ук В. Н. Виноградов, п. ф. к., Санкт – Петербург дипломнан соң педагогик белем бирү академиясенең Мәгариф идарәсе һәм икътисад кафедрасы профессоры укыдылар. Курслар кысаларында ике тема яктыртылды: «мәгариф оешмасында «Педагог» дәрәҗәле һөнәри Стандартны кертү» һәм «заманча белем бирү оешмасында педагогларның һәм укучыларның проект эшчәнлеген тәэмин итү".»
11 октябрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “Животные рекордсмены” дигән тематик сәгать үткәрде. Әлеге чарада балалар хайваннарның кызыклы сәләтләре, кайсы иң зуры, кайсы иң кечкен хайван икәнлеген белделәр. Кызыклы экологик векторинага җаваплар бирделәр.
Пенза өлкә китапханәсе тарафыннан «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» дип исемләнгән VII төбәкара акция кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Гөлфия «Могҗизалы гений шигърияте» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Балалар шагыйрьнең тормышындагы төп вакыйгалар турында презентация карадылар, аның балачагы белән таныштылар. Аннан соң балалар шагыйрьнең «көз», «җилкән», «яз», «болыт», «Бородино» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балаларда «Парус поэзии» дип исемләнгән китап күргәзмәсе зур кызыксыну уятты, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре тәкъдим ителде.
10 октябрь көнне халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Салимова Тәскирә Харис кызы “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар өчен «Гомер учагы» дигән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында өлкәннәргә яхшы, матур теләкләр яңгырады. Шулай ук әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы, өлкәннәр өчен файдалы газета-журналлар белән таныштылар. Кичә якташ язучыларыбызның шигырьләре һәм моңлы җырлары белән үрелеп барды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында Югары Күзмис авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Минем Республикам – Ватанның бер өлеше” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары һәм танылган кешеләрнең биографияләре белән таныштылар. Чара барышында балалар табигатькә, экологиягә, мәдәнияткә һәм туган як тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр.
10 октябрь, Өлкәннәр көне Декадасы кысаларында "НАЗ "социаль ярдәм үзәге" ндә район җитәкчеләренең предприятие, оешма, колхоз җитәкчеләре белән традицион очрашуы булып узды.
Очрашу кысаларында бәйрәм өстәле оештырылды, анда район мәдәният йорты иҗат коллективы тематик концерт куйды.
Әлеге бәйрәм көне белән ункөнлек тәмамланды, анда өлкән буын адресына бик күп матур сүзләр һәм районның иң яхшы үзешчәннәре чыгыш ясады.
Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган I Халыкара агросәнәгать форумы (МАПФ-2019) эшли башлады. Форумның “яшел” брендны үстерүгә багышланган пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Цюй Дунъюй, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Сербия Республикасы авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыгы министры Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия сыйфат системасы”) коммерциягә карамаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль директоры, Идарә рәисе Андрей Гурьев, киләчәк ашамлыкларын өйрәнүче җәмәгать футурологы Морган Гэй катнашты.
Сәламләү чыгышында Дмитрий Медведев дөньякүләм азык-төлек базарындагы төп проблемаларны атады һәм бу форумда күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Цюй Дунъюй үз чыгышында ачлыкка каршы көрәш һәм дөньякүләмендә экологияне саклап калу темасын күтәрде. Бранислав Недимович Сербия Республикасында органик авыл хуҗалыгы җитештерүе тәҗрибәсе турында сөйләде. Максим Протасов Россиядә “яшел” продукция үстерү тенденциясенә тукталды. Андрей Гурьев үз нотыгында Россия минераль ашламаларын чит илгә чыгарганда өстәмә конкуренция өстенлекләре турында сөйләде. Морган Гэй 20 елдан соң безнең ризыкларыбызның нинди булуы турында фараз-нотык белән чыгыш ясады, ризыкка һәм аны куллануга мөнәсәбәтнең ничек үзгәрәчәге турында фикерләр әйтте.
«Россиянең органиканы экспортлау күләме хәзерге вакытта елга барысы 14 миллион евро гына тәшкил итә. Шул ук вакытта, экспертлар бәяләүләре буенча, Россия дөньякүләм органик продукция базарында кимендә аның 10%ын тәшкил итә алыр иде», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Яхшыртылган экологик тасвирламалар белән авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек турында” федераль закон проекты эшләнгән булуын әйтеп узды. Органикадан аермалы буларак, яхшыртылган экологик тасвирламалар белән продукция җитештергәндә закон проекты нигезендә кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булмаган ашламалар, үсемлекләрне яклау чараларын, азык өстәлмәләрен куллану рөхсәт ителә. Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Ул Россия өчен яңа экопродукция базарына нигез салачак һәм аның нигезендә сертификация узган, намуслы җитештерүчеләр кокуренциягә сәләтле өстәмә өстенлекләр алачаклар.
Пленар утырыш йомгаклары буенча илебездә экологик яхшыртылган тасвирламалар белән җитештерелә торган продукциягә куела торган “яшел” бренд тамгасы өчен бөтенроссия тавыш бирүе башлану турында игълан ителде. Үз тавышыңны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы яисә МАПФ-2019 сайтында бирергә була.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе шулай ук МАПФ-2019 эшендә дә катнашты. Форум кысаларында эшлекле очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр узды. Беренче нәтиҗә буларак, минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Форум 10 октябрьгә кадәр булачак. Аның эшлекле программасы кысаларында федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре, халыкара оешмалар вәкилләре, үзебезнең һәм чит илләр әйдәүче компанияләренең тармак экспертлары һәм топ-менеджерлары авыл хуҗалыгын үстерүнең дөньякүләм тенденцияләре һәм Россия АПКсының дөньякүләм азык-төлек базарында урыны турында фикер алыштылар.