28 март көнне Байлангар авыл китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Чернобыль фаҗигасенә - 33 ел” дип исемләнгән информацион сәгать үтте. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләрен күрсәтеп узды.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык сезгә буйсынган муниципаль берәмлек оешмаларына һәм предприятиеләренә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2019 елның 30 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектур-декоратив яктыртуны һәм дежур яктыртуны, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктырту һәм электр җайланмаларын өзәргә тәкъдим итә.
Байлангар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әкияттә кунакта»дип исемләнгән әкиятләр кичәсе үткәрде. Балалар халык әкиятләре татар язучыларының әсәрләре белән таныштылар, бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннар уйнадылар.
29 март көнне КЦСОН “Тылсым”да ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы «Театрга багышланган гомер» исемле тематик сәгате уздырды. Ял итүчеләргә уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде. “Колобок” рус халык әкиятенең инсценировкасында теләп катнаштылар.
Лельвиж авыл клубы базасында 2019 елның 23 мартында яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе мәдәният учреждениеләре һәм «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә удмурт яшьләре арасында район конкурсы уздырды
2019 ел Россиядә –Театр елы. Шул уңайдан Манзарас китапханәсендә “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең әкиятләрен күрсәттеләр. Алар “Теремкәй” һәм “Крылатый, мохнатый и масляной” дигән әкиятләрне сәхнәләштерделәр.
28 март көнне Пычак авылы китапханәчесе туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үткәрде. Уенда “Дуслык ” һәм “Кояш ” командалары “Кайсыгыз җитез”,“Табышмаклар”,”Әсәрне таныйсыңмы?”, “Капитаннар ярышы ”Игътибарлылык” конкурсларында көч сынашты.
28 март көнне Саба районы Югары Утар авылында балалар йортына хәйрия ярдәме күрсәтү кысаларында Сабанчино авыл клубы мөдире гаиләсе исеменнән мәктәп кирәк-яраклары сатып алынды.
28 март көнне Манзарас мәдәният йортында китапханәче һәм "Әкият" балалар бакчасы нәниләре белән берлектә "Язны каршылыйбыз" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.