Ангелина Пантелей кызын (Ошторма Юмья урта мәктәбе) туган тел укытучылары мастер-классының бөтенроссия конкурсында икенче урын алуы белән котлыйбыз
2019 елның 28 мартында Ятмас Дусай мәдәният йортында "Дусай моңнары" яшь талантларның район конкурсы узды. Конкурс кысаларында "Галактика" балалар иҗаты үзәге декоратив-гамәли иҗат конкурсы-күргәзмәсен оештырды һәм үткәрде. Нырты, Почкучук, Түбән Урәс, Югары Арбаш һәм Пычак урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
28 март көнне балалар китапханәсе хемәткәре Фирдания Закирова тернәкләндерү үзәге балалары өчен «Передай добро по кругу» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә балаларга яхшылык, әдәплелек, тәрбиялелек кебек кешелек сыйфатлары турында сөйләде. В. Осеева, Л. Пателеев, В. Сутеев һәм А. Барто китаплары буенча игелекле эшләр мисалларын китерде, яхшылык турында мәкальләр искә төшерде, шигырьләр укыдылар. «Фразаны дәвам ит», «игелеклелек чәчәге» уеннарында бик теләп катнаштылар, чәчәк бәйләмнәре җыеп, матур һәм ягымлы сүзләр искә алдылар. Чара ахырында балалар игелеклелек турында мультфильм карадылар .
27 март көнне Зут Сәрдек мәдәният йортында "Күңелләрең хуш булсын - Нәүрүз мөбарәк булсын" дигән бәйрәм чарасы үтте.
27 нче март көнне Өлге авылы клубына төрле берләшмәләргә йөрүче балалар коллективы Кукмара шәһәре социаль яклау үзәгендә булып концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар
Лубян авыл китапханәсе китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучылары белән "Ласточка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Әкият белән аерылмагыз"дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрде. Әкият дөньясына балалар Колобк – атаклы әкият персонажы белән бергә киттеләр. Колобок балаларны "Өч дуңгыз баласы" әкиятенә китерде. Әкият белән танышканнан соң, балалар теләсә нинди эшне намус белән һәм тырышып эшләргә кирәклеген аңладылар, ә тагын кыю һәм тату булырга кирәк һәм ул чакта бернинди соры бүре дә куркыныч булмаячак.
27 март көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Без театрга гашыйк” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Укучылар Казан шәһәрендәге театрларның тормышы чагылдырган “Казан театрлары”дип исемләнгән презентация карадылар. Китапханәче тарафыннан оештырылган “Үз әкиятем булсын әле” исемле күргәзмә белән таныштылар.
26 март көнне Кукмара үзәк китапханәсендә авыл китапханәчеләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Чыгышларда авыл халкын дәүләт хезмәтләре порталына укыту, китапханәләрнең милли телләрдә тышкы һәм эчке бизәлеше, конкурсларда катнашу, агымдагы планнар һәм хисаплар, кызыксыну клублары, китапханәчеләрнең эшен массакүләм мәгълүмат чараларында һәм сайтларда яктырту кебек мәсьәләләр яктыртылды.
26 март көнне Кукмара шәһәренең үзәк китапханәсендә үзәк китапханә хезмәткәрләре өчен янгын куркынычсызлыгы техникасы буенча лекцияләр үткәрелде. Дәрес вакытында түбәндәге сораулар каралды: янгын куркынычсызлыгы буенча закон һәм башка норматив техник документлар, янгыннарны һәм янгын куркыныч факторларын классификацияләүгә юнәлдерелгән чаралар, эвакуация юлларына һәм чыгуларга таләпләр турында әйтелде.
27 март көнне Язгы каникул көннәрендә балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе - «Урман сукмаклары буйлап " уен-сәяхәт узды. Клуб җитәкчесе Хафизова Гөлфия балаларга матур презентация күрсәтте, китапларга күзәтү үткәрде. Алар урман турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, аның кешеләргә нинди файда китерүен белделәр. «Урман сукмаклары», «Әкият геройлары тыюлыгы», «Урман шикаятьләре», «Шифалы лукошко», «Табигать табышмаклары», «Урман кагыйдәләре» станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар, сорауларга актив җавап бирделәр, яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук табигатьне сакларга һәм аңа сакчыл карарга тиешлегенә тагын бер кат инандык.