ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 3 мартында чаңгы базасында Илнур Сәлахов призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 10 яшьтән 70 яшькә кадәрге 62 кеше катнашты.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган Еники укыйбыз төбәкара акциягә кушылды.

Акция кысаларында Туембаш авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучыларын Ә. Еники биографиясе белән таныштырды.  Аның әсәрләреннән өзекләр укылды: «Әйтелмәгән васыйять», «Бала», «Ана һәм кыз». Мәмәшир авылы китапханәсендә өлкәннәр белән "Әйтелмәгән васыять" китабы буенча китап укучылар конференциясе узды, Пычак авылы китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары белән "Ана тормыш көзгесе", Сәрдекбаш авылы китапханәсендә өлкәннәр белән "Әмирхан Еники – проза остасы"дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар күренекле татар язучысы-прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның әсәрләреннән өзекләр укылды: "Без дә солдатлар идек", "Матурлык". Үрәсбаш авылы китапханәсендә "Матурлык җырчысы" дип исемләнгән слайд-әңгәмә үткәрелде, Үзәк китапханә китапханәчесе "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге пенсионерлары өчен "Рухи җырчысы"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар игътибарына язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче "Тормыш моңы"," Матурлык җырчысы"," Әмирхан Еники әдипләр остазы " һ.б. электрон презентацияләр һәм китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Шунда ук Ә. Еникиның төрле елларда иҗат иткән һәм төрле елларда дөнья күргән әсәрләре – сәнгать әсәрләре, истәлекләр, эссе, публицистик эшләр.

Бүген, 2019 елның 4 мартында, Кукмара муниципаль районы һәм Саха (Якутия) Республикасы мәктәпләре директорларының семинар-очрашуы узды.

Кукмара үзәк китапханәсенең  уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы ЦСОН “Тылсым” да ял итүче өлкәннәребез өчен Татарстанның  халык язучысы Әмирхан ага Еникинең тууына 110 тулуга багышланган “Рухи матурлык җырчысы” дигән әдәби сәгать уздырды. Чара барышында ял итүчеләр язучының иҗаты,төрле елларда язылган әсәрләре белән таныштылар.Әмирхан Еники- әдәби тәрҗемә остасы, күп кенә рус язучыларының әсәрләрен, халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәржемә ителгән.

Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели

Турнирда Казан, Кукмара, Нократ Аланы ,Арча шәһәре, Биектау, Балтач, Байлар Сабасы поселокларының яшь боксчылары катнашты.

Тренер Айрат Вахитов шәкертләре-беренче, Фәннур Галиев җитәкчелегендәге Зур Кукмара урта мәктәбе кызлары-икенче, тренер Руфия Газизова җитәкчелегендәге Кукмара 4нче урта мәктәбе кызлары- өченче урында.

28 февраль 2019 ел. Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф. Х. Мөхәммәтшин катнашты.

Турнир озак еллар редакциядә эшләп, вакытсыз арабыздан киткән хезмәттәшебез Әхмәдиев Әнәс Кавый улы истәлегенә багышлап үткәрелде

28 февраль-1 март көннәрендә "Россия мәгарифе" халыкара белем бирү форумы булып узды, анда Кукмара муниципаль районы мәгариф вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International