ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2 март көнне "Сактон" удмурт фольклор ансамбле Балтач районында "Безнең җыр" удмурт-мари мәдәнияте фестивалендә катнашты һәм катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

27 февраль көнне  Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарлары белән “Урта мәктәптә федераль дәүләт мәгариф стандартлары буенча актуаль мәсьәләләр” темасына районкүләм семинар үткәрелде.

3 март Адай авылында  "Адай кубогы" өчен уеннар булып узды.

3 март Купка авылында арабыздан киткән авылдашларыбыз Ваккасов Салават һәм Зарипов Рамильләрнең якты истәлегенә багышлап якташларча хоккей булып узды.

2 март Трыш авылында "Поле чудес" уены оештрылды. Программада солдат хатлары укылды, концерт номерлары курсәтелде. Барабан артында 9 ир-егетебез көч сынашты, бәйрәм төрле кызыклы сораулар белән урелеп барды.Җиңүчегә автомобиль ачкычы тапшырылды.

Вахит авылында ел саен үткәрелеп баручы "Кышкы спартакиада" кысаларында "Вахитов" хуҗалыгы, "Урал" хуҗалыгы, "Восток" хуҗалыгы, Мамадыш районы командалары арасында ярышлар дәвам итә.

3 март Мәмәшир мәдәният үзешчәннәре йорты Малмыж районы Яңа Смәил авылында "Нократ моңнары" фестиваль-конкурсында булып дипломнар белән бүләкләнделәр.

3 март көнне Янсыбы авыл клубында балалар бакчасы коллективы бик матур "Гилә бәйрәме" булып узды.

3 март көнне Березняк мәдәният йортында "Җир бәхете, ил кояшы-ак күңелле әбилэр" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.

алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International