16 февраль көнне Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә «Уйнагыз гармуннар» VI төбәкара фестивале узды.
16 февраль көнне Район мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара узды
16 февраль Зур Сәрдек мәдәният йортында "Яшьлектән кайнар сәлам" дип исемләнгән яшьләр концерты булып узды.
15 февраль көнне Район мәдәният йортында "Кукмара кышы"район татар җыры фестиваль - конкурсының Гала концерты булып узды.
2019 елның 16 февралендә «Олимп» Боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча Кукмара районы ачык беренчелеге узды. Ярышларда 120 бала катнашты: Казан, Мамадыш , Кукмара , Минзәлә , Биектау , Түбән Кама, Байлар Сабасы, Яр Чаллы , Яшел Үзән , Ижевск шәһәрлэрдэн.
Һәйкәл ачылышыннан соң, чарада катнашучылар өчен район Мәдәният йортында бәйрәм программасы әзерләнгән иде
Көн тәртибендә районның 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында мәсьәлә каралачак
Кукмара пенсионерлар берлеге әгъзалары, актив ветераннар Теләче районында булдылар.
Кукмара муниципаль районының " Форпост» үзәге волонтерлары, һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте иминлеге буенча «игътибарлы бул, машина йөртүче " дигән уртак акция үткәрделар
15 февраль көнне балалар китапханәсе 6 нчы номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Үлемсез Җәлил" дип исемләнгән шигырь һәм рәсем конкурсы үткәрде.
Китапханә хезмәткәре Закирова Фирдания шагыйрнең тормыш юлы, иҗаты турында презентация күрсәтте, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Балалар шагыйрьнең сугыш батырлыгы һәм шул батырлыкның шигырьләрендә чагылуы, фаҗигале язмышы турында мәгълүмат алды. Муса Җәлил балаларның яраткан язучысы, аның патриотик әсәрләре балалар тәрбиясендә зур роль уйный.
Шигырь һәм рәсем конкурсында бакчага йөрүче зурлар һәм хәзерлек төркеме балалары катнашты. Шигырьләр дөрес интонация белән башкарылды, балалар ясаган рәсемнәр дә хисләр, илһам белән ясалган, үзләре яраткан әдәби геройларны чагылдырган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри йомгак ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.