ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

 

Тырыш авылы китапханәсе “Бәхетле балачак” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге  конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Бу аларның иҗади эшчәнлекләренең соңгы адымы булмас дип ышанып калабыз.

Балыклы авылы китапханәчесе бер төркем башлангыч мәктәп укучылары белән  Олыяз мәдәният йортында урнашкан “Туган якны өйрәнү” музеена экскурсия оештырды.   Чарада авыл тарихына кагылышлы экспонатлар, тарихи язмалар һәм мәгълүматлар туплауда авыл кешеләренең ярдәме зур булуы турында да әйтелеп үтелде.

Балыклы авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен сафеткалардан ясалган апликацияләргә мастер - класс үткәрде. Балалар оригами  дөньясында үзләрен күрсәттеләр.

10.02.19 елда Казан шәһәрендә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йорты базасында XXVlll А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивале узды.

 

Татарстан Респуликасы Гербы кабул ителү көне уңаннан, Балыклы авылы китаханәчесе Каюмова С.Ш. “Герб тарихы” дип исемләгән информация сәгате үткәрде..Балалар шулай ук, Республикабызның башка символлары, алардагы төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында тагын бер исләренә төшерделәр. Бигерәк тә балалар, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.

Район башлыгы Сергей Димитриев барысын да сәламләде һәм үзе дә анда катнашты. 

Балыклы авылы китапханәчесе  кече яшьтәге мәктәп укучылары белән шахмат-шашка ярышлары уздырды. Әлеге ярышларда катнашып,укучылар  үзләренең интеллектуаль  осталыкларын сынадылар. Ярышлар бик кызыклы барды.

Балыклы авылы китапхәнәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән саф һавада «Зимние забавы!» дип исемләнгән чаңгы - чана шуу бәйрәме оештырды.Тышта салкын булуга карамастан, балаларга әлеге чарада катнашу бик күңелле һәм кызыклы булды.

9 февраль Зур Сәрдек мәдәният йортында Афганчы-сугышчыларга багышланган зур чара узды.

9 февральдә "Олимп" Боз сараенда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган хоккей турнирын ачу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International