ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

9 февральдә "Ялкын" спорт комплексында район башлыгы Кубогына милли көрәш буенча ярышларны ачу тантанасы булды.

9 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә традицион музыка уен коралларында башкаручыларның "Күп авазлы Татарстан" Республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды.

9 февраль көнне Село Чура мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары һәм яшләр белән берлектә "Сәламәтлек" фестивале булып узды.


9
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның җиденче февралендә Балык Бистәсе районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсы үтте.

2019 елның мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р. И. Заһидуллин юридик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итү планлаштырыла.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Буген, 2019 елның 8 февралендә, Кукмара муниципаль районы «К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә педагог-китапханәчеләрнең «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында педагог-китапханәчесенең методик эшчәнлеген камилләштерү» темасына район семинары узды.

8 февральдә балалар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Гөлфия 4нче номерлы мәктәпнең 2а сыйныф укучылары өчен «Обитатели морских глубин» дип исемләнгән экологик дәрес уздырды. Дәрес барышында балалар диңгездә яшәүче җан ияләре турында кызыклы мәгълүматлар тыңлады, күргәзмәгә куелга китаплар белән танышты.  Алган белемнәрен укучылар “Искиткеч китлар” дигән тест ярдәмендә тикшерде. Дәрес азагында балалар китлар турында видеофильм һәм мультфильм карады.

7 февраль көнне  Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе  Пахомова Валентина Геннадиевна өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Сталинградская битва» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында укучылар солдатларның ,  шәфкать туташларының,   күрсәткән батырлыклары, Мамаев  курган  Павлов йорты истәлекләре белән танышып уздылар.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

7 февраль көнне Кукмара үзәк балалар  китапханәсендә авыл китапханәчеләре өчен  АБИС  “РУСЛАН” программасында эшләү буенча практик укулар оештырылды. Китапханәче Саттарова Л.Р. һәм Галиева Г.Х.  китапларны электрон каталогка кертү буенча һәм ЕЧБ программасы нигезендә эшләргә өйрәттеләр.

2019 елның 6 февралендә «Ялкын «яшүсмерләр клубы базасында» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьлар берлашмасенен үзәге «Форпост»  Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30  ел тулуга багышланган хәрби-патриотик спартакиада үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International