Вахит авылы китапханәчесе татар әдәбияте классигы, атаклы драматур Галиәскәр Камалның 140 ел тулу уңаеннан 7-8 класс укучылары белән “ Галиәсгәр Камал ижаты”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
23.01.2019 Кукмара районының удмурт фольклор коллективлары Казан шәһәрендә ТНВ каналының "Башваткыч" тапшыруында катнашалар.
“Кинотеатрга бару”
23 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә 1нче гимназиянең 2б сыйныф укучылар өчен “Мин кулыма китап алам...” дип исемләнгән әдәби дәрес үтте. Китапханәче Баһавиева Алсу укучыларны презентация ярдәмендә балалар язучылары, аларның китаплары турында сөйләде. Балалар Х.Халиковның “Карак песи” шигырен, “Урман әкияте”н рольләргә бүленеп уйнап күрсәтте, әкият геройларына багышланган табышмакларга җавап бирде.
21 гыйнвар Казанда Кариев театарнында "Алтын тавышка - алтын "Акчарлак"" җыр бәйгесенең финалы булып узды.
2019 елның 16-20 гыйнварында Зәй шәһәрендә 2001-2002 еллар балалар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси – команда беренчелеге ТР укучыларының XII Спартакиадасы зачеты булып узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 24 шәһәреннән һәм районыннан 135 гә якын чаңгычы катнашты. Кукмара районы командасын тренер Сәләхов И. А. тәкъдим итте. Команда нәтиҗәләренең җыелма беркетмәсе нигезендә Кукмара районы авыл районнарының 15 командасы арасында 4 нче урынны алды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Максимов Дмитрий, Трофимов Андрей I разряд, Шәрипова Илфирага II разряд бирелә.
Байлангар урта мәктәбендә бүген 2018 ел нәтиҗәләре буенча гражданнар җыены узды.
22.01.2019 Березняк мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең семинар киңәшмәсе үткәрелде.
Бәйрәмнең программасы бик яхшы булды: бәйрәм геройлары “Барбоскины” исемле мультфильм персонажлары Роза белән Дружок төрле-төрле кызыклы уеннар уздырдылар, җырлар, биюләр белән күңел ачтылар.
Кукмарада актив пенсионерларның девизы-бүгенге вакыйгаларның ритмыннан калышмаска, районда үткәрелә торган чараларның актив катнашучылары булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, балалар һәм оныклар тәрбияләргә, аралашу даирәсен киңәйтергә һәм барлык теләүчеләрне үз сафларына җәлеп итәргә.