2019 елның 19 гыйнварында «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә уенчылар, җанатарлар белән тулы залында зур бәйрәм рухы хөкем сөрде. «Олимп» Боз сараенын 10 еллыгына багышланган 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча «Олимп Кубогы» турниры уздырылды. Ярышларда Казан шәһәренең «АкБүре», Арча шәһәренең «Атлант», Мамадыш шәһәренең «Олимп» һәм Кукмара шәһәренең «Ягуар-2011» командалары катнашты.
2019 елның 26 гыйнварында 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.р. Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Уфа шәһәренең «Азаматов мәктәбе» арасында.
Башлана: 10.00 сәгатьтә
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк
Анда еллык эшкә нәтиҗә ясалды
Максим Исаев 50кг лы үлчәү авырлыгында бронза медаль яулады.
Егетләр арасында 56 кг.лы (Туембаш авылы мәктәбе) Гадел Мөхәммәтхаҗиев, 40 кг. лы ( Сосновка шәһәренең 1нче гимназиясе) Артем Григорьев (тренер-укытучысы Марес Бәдертденов), кызлар арасында 36кг арасында (4нче мәктәп) Карина Мисюкевич (тренеры Энҗе Юсупова), Айдар Шәйхетдинов (1нче гимназия), тренер-укытучы Данил Шиһапов) җиңүче булды.
Данияр Исрафилов 44кг үлчәү авырлыгында (4нче номерлы КСШ) бронза призеры булды.
Ядегәр авылы китапханәчесе 4 сыйныф укучылары белән “Гүзәллеккә кеше хуҗа”дип исемләнгән экологик викторина уздырды. Чара барышында шагыйрьләребезнең табигать турында иҗат иткән шигырьләре укылды. Соңыннан балалар төрле хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар.
Вахит авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Нәрсә соң ул шәфкатьлелек, кешелеклелек” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү турында сөйләштеләр. Укучылар тарафыннан шәфкатьлелек турында матур эчтәлекле шигырьләр укылды.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе 1-3 сыйныф укучылары белән шагыйрь Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” дип исемләнгән шигъри әкият укуны оештырды. Аның сүзләренә язылган “Яз җитә” җырын җырлап, шагыйрьнең “Ант”, “Ватаным өчен” шигырьләрен тыңладылар, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар эшләгән патриот шагыйрь булуы турында да мәгълүмат алдылар.