Һәр кеше Яңа ел каникулларында, тау чаңгысы яки чаңгы базасына, паркка, шугалакка барып җитәргә өлгерергә уйлый....сайлау күп. Кукмара шәһәрендә шундый урыннарның берсе - «Олимп» Боз сарае, анда көн саен халык өчен күпләп шуалар. Барыгызны да буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә чакырабыз.
«Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында « Кышкы уеннар» дигән күңелле стартлар уздырылды.
Хәзерге вакытта район үзәкләрендә үзәк чыршыны иң яхшы Яңа ел бизәүгә республика конкурсы һәм Яңа ел чаралары дәвам итә.
2018 елның 30 декабре. Кукмара шәһәренең үзәк чыршы мәйданында Кукмара шәһәренең 1нче һәм 2нче балалар бакчалары тарафыннан балалар өчен «Кышкы калейдоскоп»дигән мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды.
Яңа ел алдыннан 2018 елның 30 декабрендә «Хоккей» бүлекчәсе тәрбияләнүчеләре тренер - укытучылар Ганиев И. М. һәм Сәйфетдинов Д. Ф. җитәкчелегендә Күңелле стартлар үткәрделәр. Шулай ук ярышларда катнашучылар һәм кунаклар әкият геройлары да булды. Алар белән бергә балалар төрле уеннар уйнадылар, бозда җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәмнең кульминациясе булып Кыш Бабай һәм Кар кызы барлыкка килде.
Әлеге чара Кукмара 4нче урта мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнде
2018 елның 28 декабрендә «Бакыр тау» чаңгысы комплексында шогеллэнуче балалар тренер Ибәтова Д. М. ата-аналар Кыш Бабай һәм Кар Кызы, һәм әкият персонажлары белән бергә Яңа елны каршы алдылар.Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң?Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Экият геройлары төрле уеннар, җырлар, балалар тавышы белән урманны уяттылар.
Барыгызны да якынлашып килүче 2019 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.
29.12.2018 Кукмара мәдәният йорты фойесында культура хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Котлыйбыз!