Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шу куптарган, искиткеч бәйрәм. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Ел саен декабрь ахырында китапханәдә бөтен кеше Яңа Ел кәефе белән сулый.
28 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә " Современница» хатын - кызлар клубының чираттагы очрашуы булып узды. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна кунаклар өчен яңа ел викторинасы, Кышкы табышмаклар, конкурслар әзерләгән иде һәм кызыксындыру бүләкләре дә алды. Кичә ахырында алып баручы катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм өйдә бик күп шатлык һәм бәхет, барлык җир иминлеге, зур уңышлар, муллык һәм нык сәламәтлек теләде. Китапханәдә Кичә буе шатлык, күңел ачу һәм дустанә аралашу атмосферасы хөкем сөрде, димәк, Яңа ел очрашуы узды, бәйрәм дә уңышлы узды дигән сүз!
«Яңа ел могҗизасы » бәйрәм кичәсе.
27 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең Яңа ел бәйрәменә багышланган чираттагы утырышы булды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы язучыларны Яңа ел белән котлады, аларга иҗадый уңышлар теләде. Язучылар үткән елга нәтиҗә ясадылар, киләсе елга планнары белән уртаклаштылар. Яңа ел кәефе булдыру өчен лотерия уйнатылды. Шулай ук кунакларга төрле уен һәм викториналар үткәрелде. Кичә табын артында чәй эчү белән тәмамланды
28.12.2018 Кукмара шәһәренең узәк мәйданы каршында "Кичке уеннар" дәвам итә.
27.12.2018 Кукмара шәһәренең узәк мәйданы каршында узган беренче "Кичке уенны" Село - Чура, Берзняк и Каенсар авыл җирлекләре оештырды.
Ярышта катнашкан барлык уенчыларга бүләкләр, ә җиңүче командаларга медальләр тапшырылды
Ветераннар советына “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә ярдәмгә килде
Кыш бабай мулдан тутырылган күчтәнәчләр белән килде
Яңа ел алдыннан Ядегәр авылында тантаналы рәвештә яңа балалар бакчасы ачылды
Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар чакырылган иде
28 декабрь көнне кышкы каникуллар көннәрендә балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар өчен «Яңа ел серпантин»конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар матур презентация карадылар, әлеге тылсымлы бәйрәмнең тарихы, төрле илләрнең гореф-гадәтләренең төрлелеге белән таныштылар. Соңыннан барысы да бергәләп конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, Яңа ел викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.