2019 елның 17-20 май көннәрендә Марий Элның Йошкар-Ола шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
21 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова 3нче мәктәпнең 1а сыйныф укучылары өчен «Китап укы, дустым!" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына сәяхәт ясадылар: китап барлыкка килү тарихы, китапханә кагыйдәләре, китапны ничек сайларга, “абонемент”, “уку залы” кебек төшенчәләр белән таныштылар, презентация карадылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Китапханәче энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныштырды. Балалар китапханәгә язылды, укырга китаплар алды.
Аны оештыручылар - «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге " ДБУ һәм сәүдә-сәнәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты.
Иске Йорт авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Су – яшәү чыганагы" дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар белән су, аның кеше өчен әһәмияте суны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
21 мая Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә реабилитация үтүче яшүсмер балалар өчен “Что мы знаем о собаках” исемле мәгълүмат сагәте үткәрде. Бу чарага кызыклы күп материал әзерләнде.
Березняк авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Кояш - минем күзлектән” дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Укучылар игътибарына кояш турында иҗат ителгән шигырьләр, рәсемнәр тәкъдим ителде.
21 май Бөек Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн буларак билгеле. Шул уңайдан Ядегәрь авылы китапханәчесе мәдрәсәгә йөрүче балалар белән “ Болгарларның Ислам динен кабул итүләре”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара укучыларга Ислам дине турында аңлатма бирү; татар халкының тарихына кызыксыну һәм ихтирамлылык хисе тәрбияләү максатыннан уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе-Әгерҗе районыннан Исмагилов Рамильсалих улы крестьян-фермер хуҗалыгы.
2019 елның 20 маеннан 3 июненэ кадэр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль булеге , балалар товарларынын сыйфаты хэм куркынычлыгы, жэйге ялны оештыру буенча «кайнар линия» үткәрә. Кукмара районында яшәүчеләрнең сорауларына территориаль бүлек белгечләре 2-72-05 или 2-81-08 телефоннары аша җавап бирәчәклэр.
16.05.2018 16 майда «Нараткай» балалар җәйге сәламәтләндерү лагере базасында «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары һәм мәгариф бүлеге линиясе буенча туристик слетта катнашучылары белән уртак чара –«гитара астында яраткан җырлар» конкурсы узды.