Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Урман патшалыгына сәяхәт " дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Уенның максаты үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын югалту проблемасына, үсемлекләр һәм хайваннарның яшәү урыннары пычрануына игътибар җәлеп итү иде.
Балалар игътибар белән экскурсиячене тыңладылар hәм узләренең уй-фикерләрен бер-берсенә житкерделәр.
13 март көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Хафизова Гөлфия 4нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен песиләр турында экологик сәгать үткәрде. Балалар песи тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Матур презентация карадылар. Төрле конкурсларда бик актив катнаштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.
Балалар «Безнең яраткан песиләребез» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда әлеге искиткеч хайваннар турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук мультфильм һәм видеоклип карадылар.
13 нче март көнне Березняк авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә Бөтендөнья урманнар көненә багышланган “ Урман-безнең байлыгыбыз“ дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Балалар игътибарына Ленар Шәехнең “Безнең урманда”, Мансур Сафинның урман турында “Табышмаклар” дип исемләнгән китапларына күзәтү үткәрде. Укучылар хозурына “Безнең урманда” китабын кычкырып уку,“Урман” дип исемләнгән презентация тәкьдим ителде. Балалар бу экологик дәрестә бик актив катнаштылар. Бирелгән табышмакларга да төгәл җавап бирделәр.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе 1-4 сыйныфлар өчен “Дуслаша беләсеңме?” дип исемләнгән тест- әңгәмә үткәрде. Җавап яза башлаганчы балалар дус булып йөрүче иптәшләрен күз алдына китерделәр һәм сорауларга җаваплар яздылар. “Уртак тел таба беләсенме?” дигән темага багышланган ситуацияләрне чишәргә булыштылар. Соңыннан дуслык турында шигырьләр укылды, мәкальләр әйтелде.
Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә, 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алырга хокуклы:
12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2012 елның 2 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Хөснетдинова Лилия Мансур кызы өстәмә белем бирү педагогларының Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсының "җыентыклар" номинациясендә 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Казан дәүләт мәдәният институтында "Диалоги" Бөтенроссия күргәзмә-конкурсы узды. "Профи" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Вилданова Миләүшә Минебаевна 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды; Бектина Ольга - 2 дәрәҗә Диплом (җит. Гатина Г. И.)
2019 елның 23 февралендә Ижау шәһәренең «Чекерил» спорт комплексында тренер Наумов Н. Е.җитәкчелегендә Удмуртия спорт министрлыгы Кубогы тау чаңгысы спорты буенча ачык ярышлар узды. Чыгыш нәтиҗәләре буенча Нуриев Әнис слалом-гигантта икенче урынны алды, Нуриева Азалия слалом – гигантта икенче урынны алды һәм слаломда беренче урынны алды, Гайнанов Әмир слалом - гигантта җиденче урынны һәм слаломда бишенче урынны алды.