Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы проектын эшләде
Башкортстан Республикасы Болгавар районы үзәк китапханәсе оештырган Еникины укыйбыз төбәкара акциясенә нәтиҗә ясалды. Бу Акция Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Укучылар язучының биографиясе, тормышы, иҗаты белән таныштылар. Әлеге Акцияда 24 китапханә катнашты, һәм Дипломнар белән бүләкләнде.
2019 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла.
12 мартта Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “Всемирный день дикой природы” исемле экологик сагәть үткәрде.
Күзмес, Иске-Юмья авыллары китапханәсендә китап укучылар өчен "Масленица килде» дип исемләнгән фольклор бәйрәм үткәрелде. Өлкәннәр һәм балалар халык гореф-гадәтләренең кызыклы тарихын һәм фольклор бәйрәме турында кызыклы легенданы белделәр. Чарада катнашучылар «Достань яблочко», «Чугунки» уеннарында, «Доскажи пословицу» интеллектуаль конкурсында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм балаларга шатлык алып килде һәм аларның яңа белемнәре һәм якты кичерешләре белән баетты. Кичәнең кульминациясе-масленичны сыйлау-хуш исле чәй һәм тәмле коймак булды. Чучеланы яндыру язны каршы алу бәйрәмен тәмамлады. Әнә шулай тәмле һәм күңелле кышны озаттылар һәм язны китапханәдә каршы алдылар.
2019 елның 9-10 март көннәрендә " Олимп» Боз сараенда 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды. Финалда Биектау авылы «Биектау», Алабуга шәһәренең «Серебряные волки», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Яшел Үзән шәһәренең «Тигры» командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Биектау авылы командасы яулады, икенче урын – Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы, финал җиңүчеләре-Яшел Үзән шәһәренең «Тигры» командасы.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Волчек Никита (Алабуга шәһәре), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә - Сабирҗанов Альберт (Биектау авылы), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә - Җәләев Динар (Кукмара шәһәре), «Иң яхшы уенчы»номинациясендә Сергеев Кирилл (Яшел Үзән шәһәре) танылды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галиева Рузалия Хәким кызы командаларны җиңүләре белән котлады һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
2019 елның 16 мартында мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узачак.
Турнирда катнашучылар:
"Хыял" Кукмара ш.
Түбән Кама шәһәре
Теләче авылы
штп Байлар Сабасы
Башлана: 9.00
2019 елның 8 мартында Айдар Шәмсетдинов истәлегенә хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ветераннар», Олыяз авылының «Камышлы», Камышлы авылының «Аш Бузи», Сосновка, Зур Кукмара авылының «Витязь» хоккей командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Олыяз авылының «Олыяз» командасы алды, икенче урынны Кукмара авылының «Зур Кукмара» командасы, беренче урынны Кукмара шәһәренең «Ветераннар» командасы алды.
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Яппаров Рамил (Олыяз), «Иң яхшы сакчы»-Сәйфетдинов Айрат(Кукмара), «Иң яхшы һөҗүмче» -Хәбибрахманов Алмаз (Олыяз), «Иң яхшы уенчы» - Гарипов Илнур (Зур Кукмара), «Кыйммәтле уенчы» - Галимҗанов Сәлим (Олы Кукмара) танылды.
Бәйрәм бик җылы һәм уңайлы шартларда узды. Чарага балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Әниләр үзләренең балалары белән барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Барлык әниләр дә талантлы һәм иҗади булып чыкты. Чарада катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә әлеге акчаларны алу өчен 30 кг. нан да ким булмаган уңышны документаль рәвештә расларга кирәк, дип искәртә.