ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Кукмара пенсионерлар берлеге әгъзалары, актив ветераннар Теләче районында булдылар.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Кукмара муниципаль районының " Форпост» үзәге волонтерлары, һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте иминлеге буенча «игътибарлы бул, машина йөртүче " дигән уртак акция үткәрделар

 

15 февраль көнне балалар китапханәсе 6 нчы номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Үлемсез Җәлил" дип исемләнгән шигырь һәм рәсем конкурсы үткәрде.

Китапханә хезмәткәре Закирова Фирдания шагыйрнең тормыш юлы, иҗаты турында презентация күрсәтте, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Балалар шагыйрьнең сугыш батырлыгы һәм шул батырлыкның шигырьләрендә чагылуы, фаҗигале язмышы турында мәгълүмат алды. Муса Җәлил балаларның яраткан язучысы, аның патриотик әсәрләре балалар тәрбиясендә зур роль уйный.

Шигырь һәм рәсем конкурсында бакчага йөрүче зурлар һәм хәзерлек төркеме балалары катнашты. Шигырьләр дөрес интонация белән башкарылды, балалар ясаган рәсемнәр дә хисләр, илһам белән ясалган, үзләре яраткан әдәби геройларны чагылдырган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри йомгак ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.

15 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара № 4 урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Гарипова Лилия Дамир кызы «Афганистан к нам тянется сквозь годы» исемле тематик сәгать үткәрде. Очрашуга сугышчы-интернационалист Миннеханов Фазыл Рашил улы чакырылды. Ул үзенең сугышта күргәннәре турында сөйләде. Лилия Дамир кызы гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышлап бастырылган “Памяти достойны” исемле китапны тәкъдир итте.

12-14 февраль көннәрендә Кукмара үзәк китапханәсендә .«Признание в любви к книге» исемлке яраткан китабыңа мәхәббәттә аңлашыну акциясе үтте. Тиз арада укучыларның яраткан китапларыннан матур күргәзмә килеп чыкты. Бу чара китап сөючеләргә күптән онытылган китапларын яңадан укып чыгар өчен зур этәргеч булды.

Хөрмәтле шәһәр халкы! 2019 елның 18 февралендә 14 сәгать 30 минутта сезне район мәдәният йорты бинасында узачак гражданнар җыенына Кукмара шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 2018 елдагы эшчәнлеге һәм алдагы елларга бурычлар турындагы хисабы уңаеннан чакырабыз.

Очрашуга элеккеге район башлыгы Мөхәммәт Гатиятуллин да кайткан иде


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Чишмәбаш авылы китапханәсендә  рус язучысы В. Бианкиның тууына 125ел тулу уңаеннан “Без барыбыз да балачак иленнән” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үтте. Чара барышында балалар язучының биографиясе, аның әсәрләре белән танышты һәм китапларына күзәтү ясады.

14 нче февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Шушы уңайдан Березняк авылы китапханәсендә  3-4 нче сыйныф укучылары белән “ Рәхмәт, сиңа,  китабым !” дип исемләнгән библиодәрес үтте. Чарада китап турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар яңгырады.  Балаларга бигрәк тә “Татар китабы” дигән шигырь охшады.  

14 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Йөрәгеңне җилкән итеп күтәр” исемле әдәби кичә узды. Кичәне “Сөембикә” клубы җитәкчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы әзерләде.

Кичәдә кунакларны язучының биографиясе, күпкырлы иҗаты белән таныштырдылар, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Кичә Ф. Яруллинның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International